tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Патриотизм, мәхәббәт, дуслык: Казанда яңа фильм тәкъдим ителде
Патриотизм, мәхәббәт, дуслык: Казанда яңа фильм тәкъдим ителде

Патриотизм, мәхәббәт, дуслык: Казанда яңа фильм тәкъдим ителде

Бөек Җиңү көне алдыннан Казанда “Помилование” фильмының премьерасы үтте. Әлеге фильм 45 нче Мәскәү халыкара кинофестиваленең “Рус премьералары” дип исемләнгән милли программасына кертелгән. Премьераны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та карады.

“Помилование” фильмы Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән. Сюжет төп герой – егерме яшьлек сержант-таксист Любомир Зухның тарихыннан тора. Ул Мария-Тереза исемле кызга гашыйк була. Кыз да егетнең хисләрен кире какмый, киресенчә, уңай җавап кайтара. Сугышка китәр көне алдыннан ул төнлә беркемгә дә әйтмичә танкта Мария-Тереза янына китә. Әмма аның бу адымы өчен сугыш чоры законнары буенча иң кырыс җәза каралган. Дустының киләчәк тормышы да якыннарының кулында була.
–    Фильм төшергәндә безгә Мостай Кәрим дә үз көчләрен бирде кебек тоелды. Шуңа күрә төшерү вакыты да тиз үтте. 1 ел дигәндә сезгә яңа фильм тәкъдим итәбез. Иң кызыгы шул: 1 ел элек бу вакытта төп геройлар гына сайлый идек, ә инде хәзер фильм тулысынча әзер, – ди “Помилование” фильмы режиссеры Айнур Әскәров.
–    Фильмны карамаган кеше, картинасын гына күреп, аны сугыш турында дип кенә уйлый. Минемчә, бу фильм мәхәббәт турында. Сценалар сугыш чоры вакытында төшерелсә дә, ул мәхәббәт темасын ачарга комачауламый, – ди Любомир Зух ролен башкаручы актер Александр Новиков.

“Помилование” – чын мәхәббәт, дуслык, патриотизм, көчле рух турында. Мәхәббәт хисе төп геройларга таныш: кемдер гашыйк булып мәхәббәтен онытырга мәҗбүр була, кемдер өметсезлеккә бирелә, кемдер бөтенләй гомер буе яратылмыйча яшәгәнен аңлый. Соңыннан бары тик бер геройга гына парын табарга бәхет елмая. Гашыйк булып йөргәндә, дуслык турында да онытмаска кирәк. Дуслык көче никадәр зур булмасын, хәрби устав аннан барыбер күп тапкырга көчлерәк.
–    Фильм мохитенә кереп китәр өчен без хәрби костюм белән дә йокладык. Сугыш елларындагы кебек телефонсыз да яшәдек: аларны җыеп алдылар. Бер-беребез белән күбрәк аралашкач, шул чордагы кешеләр кебек хис иттек үзебезне. Бу, әлбәттә, уңай яктан тәэсир иткән дип уйлыйм, – диде Янтимер Байназаров ролен башкаручы актер Николай Галлямов.

“Помилование” фильмын карагач, янәдән әдәби әсәрне кулга алып укыйсылары килә. Китаптагы тарих беркемне дә битараф калдырмаячак.

Чыганак: shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*