tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәүвәл аеның 13нче көнендә – 3нче майда Татарстанда Хәтер көне узды
Шәүвәл аеның 13нче көнендә – 3нче майда Татарстанда Хәтер көне узды

Шәүвәл аеның 13нче көнендә – 3нче майда Татарстанда Хәтер көне узды

Шәүвәл аеның 13нче көнендә, ягъни 3нче майда, Татарстанда Хәтер көне үткәрелде. Татар халкы тарихында әлеге истәлекле дата республиканың төрле мәчетләрендә билгеләп үтелә, әмма төп чаралар аеруча зурлап башкалада – “Кол Шәриф” мәчетендә уздырылды. Бу уңайдан җыелышка Татарстанның төрле почмакларыннан аксакаллар, мөхтәсибләр, имамнар килде. Әлеге чараны Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы оештырды.

Өйлә намазына кадәр Татарстан мөхтәсибәтләреннән җыелган аксакаллар катнашында “Кол Шәриф” мәчетендә чираттагы җыелыш үткәрелде. Көн тәртибендә республиканың балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә хәләл ризык белән туклануны җайга салу, зиратларда чистарту-җыештыру өмәләре үткәрү мәсьәләләре каралды. Утырыш барышында Әлмәт, Мөслим, Баулы, Яшел үзән, Буа районыннан килгән аксакаллар үз төбәкләрендә мәгариф учреждениеләрендә хәләл туклануны оештыру белән бәйле тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Утырыштан соң Казан шәһәренең баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин вәгазь белән чыгыш ясады.

Хәтер көне өйлә намазы җитү вакыты белән — 12.00дә башланып китте. Мәчеткә җыелган халык Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә җәмәгать белән өйлә намазы укыды һәм шуннан соң гадәттәге маршрут буенча Казан ханнары җәсәдләре җирләнгән мавзолей һәм Сөембикә манарасы янына юнәлде. Биредә чараның төп өлеше узды. Каберлек янында Татарстанның төньяк-көнбатыш төбәге казые, Яшел үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин Коръәннән сүрәләр укыды, алга таба Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов Казанны алганда шәһит киткәннәр һәм динебез, халкыбыз һәм Ватаныбыз хакына төрле вакытларда һәлак булган татар халкының батырлары рухына багышлап дога кылды. Халык Аллаһы Тәгаләдән аларның рухлары шат, мәңгелек урыннары Җәннәттә булуын сорады.

Хәтер көне ел саен Татарстан мәчетләрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы тәкъдиме белән Рамазан ае тәмамланганнан соң 2 атна узгач, Шәүвәл аеның 13нче көнендә билгеләп үтелә.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*