tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Рәисе “Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре” стеласын ачуда катнашты
Татарстан Рәисе “Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре” стеласын ачуда катнашты

Татарстан Рәисе “Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре” стеласын ачуда катнашты

Бүген Казанда Төньяк вокзал янындагы скверда «Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласын ачу тантанасы булды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе урынбасары Николай Овсиенко, Социалистик Хезмәт Герое Николай Фролов, шәһәр предприятиеләренең эшче коллективлары катнашты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, стеланың ачылуы –  Татарстан һәм тулаем ил өчен мөһим, тарихи вакыйга. Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин Указы белән әлеге югары исемгә 53 шәһәр лаек булды. Проект Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең актив һәм турыдан-туры катнашында гамәлгә ашырыла.

“Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында илнең иң мөһим тыл үзәге булды. Идел буена эвакуацияләнгән 226 предприятиенең 70тән артыгы кабул ителде һәм безнең республикада урнаштырылды. Фронт өчен 600дән артык корал, сугыш кирәк-яраклары, җайланмалар җитештерелә. Пе-2, Пе-8 һәм У-2 самолетлары, авиамоторлар, артиллерия һәм ату коралы өчен зарядлар, армия, авиация һәм флот өчен приборлар, авиапленка, аэро/фотокәгазь һәм башка продукция чыгарыла. Мөмкинлекләр чигендә хатын-кызлар, балалар һәм өлкәннәр эшләгән. Барысы өчен дә иң мөһиме  – “Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!” шигаре булган,- диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Татарстан предприятиеләренең хезмәт батырлыгын мәңгеләштерү максатыннан республикада «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» исеме булдырылуын искәртте. Бу исем 20 республика җитештерүенә бирелгән. “Бүген стеланы ачу тантанасында предприятиеләр коллективлары катнаша, алар хәзер дә махсус хәрби операция бурычларын тулы җаваплылык һәм фидакарьлек белән үтиләр. Без җиңәчәкбез! – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Хөрмәтле ветераннар! Сезгә хезмәт батырлыгыгыз өчен тирән рәхмәтемне белдерәсем килә. Тарихыбыз белән горурланабыз! Җиңү көне белән котлыйм!».

Аннары Татарстан Рәисенә “Хезмәт батырлыгы предприятиесе. 1941-1945 еллар” исеме Кукмара итек басу-җеп комбинаты һәм Л.Я. Карпов исемендәге химия заводына бирелүен хәбәр итте.

Илсур Метшин, үз чиратында, Бөек Ватан сугышы елларында Казанга эвакуацияләнгән заводларның бүген дә шәһәр, республика һәм бөтен ил файдасына уңышлы эшләвен, заманча, шул исәптән хәрби бурычларны оператив үтәвен билгеләп үтте.

Стела образы Россия скульпторы-монументалисты Денис Стритович тарафыннан эшләнгән. Композициядә РФ Президентының Казанга мактаулы исем бирү турындагы Указы текстлы 26 метрлы стела бар. Стела пилоннарында казанлыларның хезмәт батырлыклары иллюстрацияләре урнаштырылган.

Тантаналы чара ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунаклар стелага чәчәкләр салдылар, шулай ук скверда агач үсентеләре утыртып, «Хәтер бакчасы» акциясендә катнаштылар.

Чыганак: rais.tatarstan 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*