tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров “Мин кулыма китап алам” бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты
Данис Шакиров “Мин кулыма китап алам” бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты

Данис Шакиров “Мин кулыма китап алам” бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты

Бүген Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә “Мин кулыма китап алам” сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Әлеге бәйге 2016 елдан башлап оештырыла.
Бәйге барышында мәдрәсә шәкертләре халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның дини тематикага кагылышлы шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп сөйләделәр. Шәкертләрнең чыгышлары  ТР Дәүләт советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри тарафыннан бәяләнде.
Җиңүчеләрне ТР Мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров бүләкләде.

Данис Шакиров үзенең чыгышында милли тормыш белән диннең аерылгысыз булуын, милләтне саклауда һәм үстерүдә диннең роле зур булуын ассызыклады. Шулай ук ул Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм үзенең исеменнән мәдрәсә җитәкчелегенә олы рәхмәтләрен җиткерде.

Чара Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм Тукайның 135 еллыгы уңаеннан оештырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*