tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Нижневартовскида Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды
Данис Шакиров Нижневартовскида Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Данис Шакиров Нижневартовскида Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров эш сәфәре белән Нижневартовск шәһәрендә.

Биредә Данис Шакиров Советлар Союзы Герое, патриот-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.

2007 елда Нижневартовскида шәһәрнең иң яраткан истәлекле урыннарының берсе барлыкка килде. Биредә Татарстанның танылган шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл куелды. Танылган татар шагыйренә бронзадан бюст төзү инициаторы «Мирас» җирле иҗтимагый оешмасы, ә монумент авторы – Россия рәссамнар берлеге әгъзасы Мәхмүд Гасыймов. Һәйкәлнең мәрмәр плитәләрендә татар һәм рус телләрендә Муса Җәлил шигыреннән өзекләр бирелгән:

Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр
Шигыремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*