tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киндяковка Сабан туенда хәләл туңдырма белән сыйладылар
Киндяковка Сабан туенда хәләл туңдырма белән сыйладылар

Киндяковка Сабан туенда хәләл туңдырма белән сыйладылар

Киндяковканың “Винновская роща” ял паркында Сабантуй бәйрәме гөрләп үтте. Районның татар автономиясе тырышлыгы белән быел инде ундүртенче тапкыр оештырылган бәйрәмдә биш меңнән артык кеше катнашты.

Тимерьюл районында милли бәйрәмебез үзенчәлекле уза – ул милли киемле кызлар чигүле сөлгеләр белән бизәлгән җигүле атларда урам әйләнеп килгәннән соң башланып китә. Милли бизәкле арбадан төшкән сылу кызлар шунда ук чәкчәк белән шәрәфле кунакларны каршы алалар.

Халкыбызның хезмәт һәм җыр тантанасында катнашучы җитәкчеләр Тукай әкиятләре геройлары Шүрәле һәм Былтыр исеме бирелгән хәләл туңдырма белән сыйландылар. Хәләл стандартларына туры китереп эшләнгән туңдырманы күптән түгел Ульяновск хладокомбинаты җитештерә башлаган икән. Сүз уңаеннан, бәйрәмнең төрле бәйгеләрендә катнашып җиңгән балаларны быел шушы туңдырма белән шатландырдылар.

Ял паркы капкасыннан килеп керү белән Сабантуй кунакларын Росгвардиянең Ульяновск өлкәсе буенча идарәсе хезмәткәрләре әзерләгән күргәзмә көтә иде. Әлеге күргәзмәдә урын алган обмундирование, махсус транспорт һәм корал үрнәкләре балалар һәм яшьләрдә аеруча зур кызыксыну тудырды. Солдат кухнясында пешкән тәмле карабодай боткасын ашап карарга теләүчеләр дә шактый иде.

Мәйдан тутырып килгән милләттәшләребезне Ульяновск шәһәр Думасы депутаты, татар автономиясенең Тимерьюл район советы рәисе Рамил Абитов сәламләде. Ул традициягә кергән бәйрәмне оештыруда һәрьяклап ярдәм иткән җитәкчеләргә, юмарт малтабарларга, үзешчән сәнгать коллективларына рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Аннары өлкә Губернаторы урынбасары Александр Коробко регион җитәкчесе Алексей Русскихның тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

– Сабантуй – татар халкын дөнья күләмендә танытучы бәйрәм. Ул күптән инде барча милләтләрнең татулык символына, дуслар һәм туганнарның күрешү урынына әйләнде,- диде Хөкүмәт вәкиле.

Хезмәт һәм җыр тантанасына җыелган халыкны шәһәр башлыгы Александр Болдакин да сәламләде.

“Өлкәбез күләмендә милли бәйрәмнәргә старт бирелде. Узган атнада чувашларның Акатуе, мордваларның Шумбрат бәйрәме гөрләп узды. Бүген менә татарлар Сабантуйга җыелды. Милли бәйрәмнәр халыкның бердәмлеген ныгыта, милли мәдәниятләрне, туган телләрне, гореф-гадәтләрне саклап калуга зур өлеш кертә”,- диде шәһәр башлыгы.

Ульяновск шәһәр Думасы рәисе Илья Ножечкин да Сабан туеның халыкны берләштерү көченә ия булуын ассызыклады. Шәһәр халкының гаиләләр белән катнашуы, балаларның һәм яшьләрнең милли уеннарда рәхәтләнеп осталыкларын күрсәтүе моңа дәлил, диде ул. Шәһәр Думасы җитәкчесе Гүзәлия Кафиятулловага Рәхмәт хаты белән истәлекле бүләк тапшырды.

Өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Сергей Шерстнев белән өлкәнең муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе Сергей Панчин да милләттәшләребезгә котлау сүзләрен ирештереп, күңелле бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Сембер-Ульяновскиның 2 нче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фаткуллов ил-көннәребезнең тыныч, имин булуын, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче ир-егетләрнең тизрәк дошманны җиңеп, исән-сау өйләренә әйләнеп кайтуларын теләде.

Күркәм традиция буенча үзәк сәхнәдә милли бәйрәмнең хуҗасы Рамил Абитов шәрәфле кунакларга татар халкының символы булган түбәтәйләр кидерде.

Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских тарафыннан игълан ителгән “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйриячелек акциясе кысаларында быел беренче клаасска баручы биш балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылды. Ә тагын дүрт укучы мәктәп формасы юнәтү өчен сертификатларга ия булды.

Милли бәйрәмдә татар егетләрен Россия армиясе сафларына озату традициясе быел да дәвам итте. Район хәрби комиссариаты вәкиле Андрей Чебунков тиздән хәрби бурычларын үтәргә китүче өч егеткә изге теләкләрен җиткерде.

“Ульяновск өлкәсе исеменә тап төшермичә, төбәгебез данын намус белән яклагыз, илебезнең чын патриотлары булып, өйләрегезгә исән-имин әйләнеп кайтырга язсын”,- диде военкомат хезмәткәре.

Махсус хәрби операция зонасында илебез тынычлыгы, мөстәкыйльлеге, бәйсезлеге өчен көрәшүче ир-егетләребезнең гаиләләренә ярдәм итү, алар турында кайгыртучанлык күрсәтү – һәркайсыбызның изге бурычы. Бәйрәмне оештыручылар бүген Донбасс якларында дошманга каршы сугышучы Шамил Диняевның хатыны Гүзәл Марс кызына сабырлык вә түземлек теләп, истәлекле бүләк тапшырдылар.

Милләтнең киләчәге – яшь гаиләләр һәм яңа туган сабыйларда. Сабантуй бәйрәмендә дә аларның урыны түрдән. Илдар белән Венера Курмакаевларның күптән түгел генә кызлары Диана дөньяга аваз салган. Районның ЗАГС бүлеге хезмәткәре бәхетле әти-әнигә бала туу турында таныклык тапшырды. Шушы көннәрдә генә никахлашкан яшь пар – Айрат белән Диләрә Латыйповлар оештыручылар кулыннан истәлекле бүләк алу бәхетенә иреште.

Танылган мәдәният хезмәткәре Венера Хусаинова “Уйнагыз, гармуннар!” мәйданчыгын күңелле итеп оештырган иде. Шулай ук милли уеннар – көянтә белән су ташу, аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка куеп узышу бәйгеләре төрле буын вәкилләрен җилкендереп вә дәртләндереп җибәрде. Ярышларда җиңүчеләрне призлар көтә иде.

Татарча көрәш – өлкәннәрнең дә, балаларның да игътибарын аеруча җәлеп итүче кызыклы һәм мавыктыргыч бәйге. Өлкәбезнең төрле районнарыннан килгән ике дистәгә якын яшь пәһлеван бил алышты. Киндяковка Сабан туеның абсолют батыры – 4 нче спорт мәктәбеннән Никита Белоусов. Көрәшчеләргә быел да танылган спортчылар һәм меценатлар Рамис Садеев, Рамил Зартдинов һәм Мөнир Абитов истәлегенә булдырылган махсус призлар тапшырылды. Менә шушы асыл, булдыклы егетләребез район Сабан туен оештыруда һәрвакыт актив катнаштылар, беренче көннән үк ярдәм кулы суздылар, без булышмасак, кем булышыр икән, дип әйтә иделәр, ди Рамил Абитов, истәлекләре белән бүлешеп. Ә быел көрәш бәйгесен район автономиясе Ульяновск өлкәсенең спорт көрәше буенча федерациясе белән берлектә оештырган.

“Теләсә кайсы көрәш спортның хәләл төренә керә. Шуңа күрә барлык яшьләрне, балаларны, мәктәп укучыларын көрәш секцияләренә йөрергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырабыз”,- ди федерация рәисе Марат Хисамов.

Бәйрәмнең концерт программасында “Нур” татар халык театры коллективы, “Булгар” балалар ансамбле, 118 нче балалар бакчасы нәниләре, Сембер татар сәхнәсе йолдызлары катнашты.

Рузия ХӘЛИМОВА.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*