tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ак калфак» оешмасына рәхмәт белдерделәр
«Ак калфак» оешмасына рәхмәт белдерделәр

«Ак калфак» оешмасына рәхмәт белдерделәр

Тубыл шәһәре «Бердәм Россия» партиясе бинасы залында «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы тыл ветераннарын, сугыш чорында туып-үскән якташларыбызны Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар. Табын артында алар ачлык, ятимлек кичергән еллар турында хатирәләре белән уртаклаштылар.

«Ак калфак» оешмасы рәисе Айсылу Юнысова кунакларны бәйрәм белән котлаганнан соң, бүгенге көндә хәрби операциядә катнашучы солдатларга ярдәм итү максатыннан оештырылган «Солдатка җылылык бүләк ит» акциясендә катнашулары турында сөйләде. Бу изге эштә матди ярдәм күрсәткән Эдуард хәзрәт Юнысовка, аның гаиләсенә, Тимур хаҗига, «Ак калфак» оешмасы әгъзаларына рәхмәтләрен әйтте. Чарада катнашкан «Бердәм Россия» партиясе депутаты Михаил Никитин рәхмәт сүзләренә кушылды. «Солдатларыбызга ярдәмегез барып җитте. Хәрби часть командирлары белән элемтәбез бар. Нәрсә кирәген алар белән киңәшләшеп алабыз. Тубыл волонтерлары кирәк нәрсәне үзләре алып барып тапшыралар», – дип сөйләде.

Милли табын артында Тубылның җәмигъ мәчете баш имам-хатыйбы Ибраһим Сухов, Ямбайның Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков исемендәге мәчет имамы Эдуард хәзрәт Юнысов Коръән аятьләре укыдылар, вәгазьләр сөйләделәр, ашка дога кылдылар. Килгән кунаклар – педагогика фәннәре кандидаты Клим Садыйков, аның тормыш иптәше педагогик хезмәт ветераны Рауза Садыйкова, 90 яшендәге тыл ветераны Нурчиян абый Саликов авыр балачак елларын, мәктәптә укыган чорларын искә алдылар. «Кычытканнан пешергән аш, ач килеш көнне–төнгә ялгап эшләгән әниләребез, ачлык-ялангачлыкны, авырлыкларны күргән балачак еллар онытылмый», – дип күз яшьләре белән Нурчиян абый сөйләде.

Бөек Ватан сугышыннан соң да җитешсезлек еллар әле озакка сузыла. Күп балалы гаиләдә үскән Рауза Җәлил кызының әтисе Бөек Ватан сугышында вафат була. Ул: «Хәзер табыннарыбыз тулы ризык. Өсләребездә сыйфатлы кием. Дөньялар гына тыныч, имин булсын. Без мәктәптә укыган чорны кияр кием дә булмады. Балаларын ашату, киендерү өчен күп хезмәт куйган әниләребезгә җиңел булмады. Шуна да без тырыш булдык, чөнки кече вакытыбыздан хезмәткә өйрәнеп үстек», – дип сөйләде. Айсылу Әптелмән кызы ветераннар хөрмәтенә татар халык җырларын башкарды.

Кунаклар «Ак калфак» оешмасының изге эшләрендә уңышлар теләделәр. «Бердәм Россия» партиясе депутаты Михаил Никитин тыл һәм хезмәт ветераннарына партия исеменнән бүләкләр тапшырды. Кичә җылы атмосферада, эчтәлекле үтте.

Римма УМИТБАЕВА.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*