tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза эшмәкәре Камил Дәүликамов: Конгресстан башка татарларны беркем берләштерә алмый
Пенза эшмәкәре Камил Дәүликамов: Конгресстан башка татарларны беркем берләштерә алмый

Пенза эшмәкәре Камил Дәүликамов: Конгресстан башка татарларны беркем берләштерә алмый

Пенза өлкәсенең мактаулы гражданины, «Кувака» компанияләре берлеге генераль директоры Камил Дәүликамов Бөтендөнья татар конгрессын татарларны берләштерүче бердән-бер мөһим оешма, дип атады.

«Татарстан Россиянең бөтен төбәкләреннән татар эшмәкәрләрен җыя. Без анда ел да йөрибез. Эшмәкәрләр бер-берсе белән таныша, бер-берсенең эшен күрә. Шуннан хезмәттәшлек башлана. Аннары, бер юнәлештә яхшы эшләргә генә кала», – диде Камил Дәүликамов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Камил Дәүликамов фикеренчә, Татарстан халкы Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенең әһәмиятен аңлап җиткерә алмый, чөнки аларга милләттәшләре белән аралашу, татар мәдәниятен, татар рухын тою тансык түгел.

«Татар-информ» хәбәрчесе Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре Искәндәр Измайлов һәм Илнур Миргалиев белән Пенза өлкәсенә экспедициягә барды. Казан кунаклары, Алтын Урда чорында чәчәк аткан, бүгенге көндә хәрабәләре җир астында калган Нуричат (Нуриҗан) шәһәре белән танышканнан соң, «Кувака» заводында булды.

1913 елдан Россия императоры сараен минераль су белән тәэмин итеп торган «Кувака» заводының бүгенге хуҗасы – татар эшмәкәре Камил Дәүликамов. Советлар Союзы чорында таркалган оешманы Камил Дәүликамов 1990нчы елларда яңадан торгызган. Бүген биредә минераль су, лимонадлар җитештерү белән беррәттән, боланнар, балык, шул исәптән форель үрчетәләр, туристлар кабул итәләр.

Камил Дәүликамов заводны күрергә килгән Казан галимнәрен үзе каршылады. Ул ел саен Казанга татар эшмәкәрләр форумына баруын әйтте һәм Бөтендөнья татар конгрессының татарларны берләштерү өчен алып барган эшчәнлеген югары бәяләп искә алды. «Конгресс булмаса, моны беркем эшли алмас иде», – диде ул.

Камил Дәүликамов Бөтендөнья татар конгрессын якларга, булышырга һәм аның идеологиясе белән барырга чакырды.

«Безгә, татарларга, Россия күләмендә бер-беребезне күреп, тәҗрибә уртаклашып, яхшы гына торырга кирәк», – диде Камил Дәүликамов.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*