tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Пензага эшлекле сәфәр кыла
Данис Шакиров Пензага эшлекле сәфәр кыла

Данис Шакиров Пензага эшлекле сәфәр кыла

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров шушы көннәрдә Пенза шәһәрендә. Биредә ул Әдһәм Тенишевның тууына 100 ел тулуга багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашачак.

Исегезгә төшерәбез, 21-23 апрель көннәрендә Пенза шәһәрендә «Тарихи мирас контекстында мәдәният телләре» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза. Конференция кысаларында Әдһәм Тенишевның фәнни хезмәтләре һәм шәхси әйберләре күргәзмәсе, пленар утырыш һәм 7 секция эше планлаштырылган.

Чарада шулай ук Пенза өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Олег Мельниченко, Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җиһанша Туктаров, шулай ук Әдһәм Тенишевның кызы Аиша Тенишева катнашуы көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*