tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә Белем көненә багышланган тантаналы чарада катнашты
Данис Шакиров Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә Белем көненә багышланган тантаналы чарада катнашты

Данис Шакиров Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә Белем көненә багышланган тантаналы чарада катнашты

Бүген, 1 нче сентябрь көнне, Россиядә һәм дөньяның күп илләрендә Белем көне бәйрәм ителә.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров Казан шәһәренең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә Белем көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Шулай ук бирегә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов килде.

Данис Шакиров укытучыларны, укучыларны һәм әти- әниләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм яңа уку елы башлану белән котлады.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*