tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров: Сочида татар яшьләре милли хәрәкәткә активрак тартыла башлады
Данис Шакиров: Сочида татар яшьләре милли хәрәкәткә активрак тартыла башлады

Данис Шакиров: Сочида татар яшьләре милли хәрәкәткә активрак тартыла башлады

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров быел Сочида татар яшьләре милли хәрәкәткә активрак тартыла башлаганын әйтте.

«Соңгы елларда Сочида милли хәрәкәтнең көчәеп киткәнен сиздек, яшьләр активрак тартыла башлады. Җирле татар эшмәкәрләре дә аның тирәсенә җыела. Эш нәтиҗәләре күренә. Хәзер биредә татарча КВН, төрледән-төрле бәйгет ярышлары, очрашулар үткәрелә, диктантлар языла», – диде Данис Шакиров «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Данис Шакиров 20-21 декабрьдә эш сәфәре белән Сочида булды. Ул биредә Татар милли-мәдәни автономиясенең еллык нәтиҗәләренә багышланган чараларда катнашты.

21 декабрьдә Сочи Татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Алик Уразиев ел дәвамында милли-мәдәни автономия эшендә, бәйгеләрдә, спорт ярышларында актив катнашкан татарларны җыеп, бәйрәм оештырды. Данис Шакиров татар мохитен булдыруга зур өлеш керткән милләттәшләргә Конгрессның рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, активистларны Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән бәйрәм белән котлады.

Алик Уразиев Сочида 2010 елдан 2021 елга кадәр татарлар саны 2 мәртәбә артып, 12 меңгә җиткәнен әйтте. «Киләсе елда Сочида Көньяк федераль округ Сабан туе үткәрергә җыенабыз. Ул Россия составына Кырым кушылуның 10 еллыгына багышланачак. Безнең округта андый масштабта Сабантуй үткәрелгәне юк әле. Бәйрәмне оештырырга Татарстан ярдәм итәчәк», – диде Алик Уразиев.

Сочида урнашкан «Сириус» федераль территориясендә ясалма интеллект белән бәйле программалар җитештерә торган оешма җитәкчесе Радик Илалов «Татар-информ» хәбәрчесе белән сөйләшкәндә милли эшләргә акча кызганмавын яшермәде.

«Акча – ул вакытлы әйбер. Мөмкинлек булганда, актив татарларны үз тирәбезгә туплап, милләт өчен файдалы эшләр башкарып каласы килә, чөнки 6 ел элек гаиләм белән Казаннан күченеп киткәч үз халкымның никадәр якын икәнен аңладым», – диде Радик Илалов.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*