tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Йолдыз авылында яңа төзелгән йортлар белән танышты
Васил Шәйхразыев Йолдыз авылында яңа төзелгән йортлар белән танышты

Васил Шәйхразыев Йолдыз авылында яңа төзелгән йортлар белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Курган өлкәсе Йолдыз авылында.

Биредә ул Курган өлкәсе Губернаторы урынбасары Константин Ермаков белән яңа төзелгән йортлар белән танышты һәм авыл халкы белән аралашты. Авыл халкы Татарстанга, Бөтендөнья татар конгрессына, йортларны төзүгә өлешен керткән төбәкләрдәге татар милли-мәдәни һәм дини җәмгыятьләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Биредә эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясалды, киләчәккә максатлар билгеләнде.

Шулай ук Васил Шәйхразыев Шәйдуллиннар гаиләсе йортында кунак булды. Әлеге йортны гаиләгә “Татнефть” ширкәте салды. Барлыгы Йолдыз (Эчкен) авылында “Татнефть” ширкәте янгыннан зыян күрүчеләргә үз хисабына 18 йорт төзеде. “Татнефть” ширкәте төзегән йортлар 54 кв. метр зурлыкта.

2024 елның 23нче июнендә Курган өлкәсендә Сабан туе узачак. Бәйрәмдә Милли Шурасы рәисе дә катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*