tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров “Татар кызы” бәйгесе финалистлары белән очраштылар
Данис Шакиров “Татар кызы” бәйгесе финалистлары белән очраштылар

Данис Шакиров “Татар кызы” бәйгесе финалистлары белән очраштылар

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров  Халыкара “Татар кызы” бәйгесе финалистлары белән очрашты.

Данис Шакиров билгеләвенчә, «Татар кызы» матурлык бәйгесе генә түгел. Бәйгедә катнашучлар тел һәм милләт сагында тора.

– Мин сезнең барыгызга да уңышлар телим! Үзегез яшәгән илләрдә, төбәкләрдә татар телен, милли традицияләрен, мәдәниятен үсетереп, саклап яшәгез. Алга таба да Бөтендөнья татар конгрессы, җирле татар оешмалары белән элемтәдә торыгыз! – диде ул.

Очрашу “Туган тел” җырын җырлап тәмамланды.

“Татар кызы” Халыкара бәйгесе 17 нче сентябрь көнне Үзбәкстанда узачак. 3-14 сентябрь көннәрендә финалга узган кызлар Казанда төрле остаханәләрдә катнашалар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*