tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Глазов шәһәренең «Идна» музей-күргәзмә комплексында “Татар йортлары” дип исемләнгән күргәзмә ачылды
Глазов шәһәренең «Идна» музей-күргәзмә комплексында “Татар йортлары” дип исемләнгән күргәзмә ачылды

Глазов шәһәренең «Идна» музей-күргәзмә комплексында “Татар йортлары” дип исемләнгән күргәзмә ачылды

31 августта Удмуртия Республикасы Глазов шәһәренең «Идна» музей-күргәзмә комплексында “Татар йортлары” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Ул Чүпче татарларының мәдәнияте һәм көнкүрешенә багышланган иде. Кунаклар өчен кызыклы экскурсияне музейга экспонатлар биргән һәм күргәзмәне монтажлауда актив катнашкан Кистем мәчете имам-хатыйбы, төбәкне өйрәнүче тарихчы Илмир хәзрәт Касимов үткәрде.

Бирегә Удмуртиянең татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миңнемуллин һәм Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова да килгән иде. Алар күргәзмәне оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерде.

Күргәзмә ачылу вакыйгасы Глазов татарларын, җәмәгать эшлеклеләрен, шәһәрнең татар ансамбльләрен бергә җыйды. Чара җанлы аралашу, җыр-моң, татарлар тарихына кагылышлы чыгышлар белән эчтәлекле узды.

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*