tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсе укытучыларын үрнәк итеп куялар
Ульяновск өлкәсе укытучыларын үрнәк итеп куялар

Ульяновск өлкәсе укытучыларын үрнәк итеп куялар

Ана теле укытучыларының традицион август киңәшмәсе быел яңа форматта үтте. Өлкәбез мәктәпләрендә, балалар бакчаларында белем һәм тәрбия бирүче кырыктан артык педагог мәркәзебез Казанда экскурсиядә булып кайтты.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм мәгариф үсеше институты җитәкчелеге әлеге чараны мавыктыргыч һәм бай эчтәлекле итеп оештырган иде. Ә инде “Сембер” бизнес-клубы Белем көне уңаеннан укытучыларга бүләк буларак спонсорлык ярдәме күрсәтте. Мөгаллимәләр сәфәрне оештыручыларга чиксез рәхмәтле. Алар көн дәвамында күп мәгълүмат һәм ел буена җитәрлек көч, дәрт туплап кайттылар.

Кунаклар арасында узган гасыр ахырында шәһәр мәктәпләрендә беренчеләрдән булып ана телен укытуга керешкән, йорттан-йортка йөреп татар сыйныфларына укучылар туплаган, хәзер инде лаеклы ялда булган ветеран укытучылар Кадрия Алимова, Нурзифа Кузнецова белән Зөһрә Хәбибуллинаны күреп сөендек. Бик дөрес гамәл бу, алар хөрмәтләнергә тиеш. Шулай ук Казанга тәүге тапкыр аяк басучы, үзләре дә татар телен чамалы гына белүче шәһәр балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен дә әлеге сәфәр файдалы булгандыр дип ышанасы килә. Бу аларга киләчәктә җиң сызганып эшләү өчен этәргеч булып тора.

Конгресста очрашу

Ульяновск өлкәсе укытучылары Бөтендөнья татар конгрессында “түгәрәк өстәл” утырышында катнаштылар. Аларны конгрессның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзил Зиннәтуллин сәламләде һәм ана телен саклап калып үстерүгә зур өлеш кертүче педагогларга – Димитровградның Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Сәмигуллина белән Ульяновск шәһәренең 26 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Ильмира Серебряковага Рәхмәт хатлары тапшырды.

Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы баш белгече Әлфия Ахатова ике төбәк арасында мәгариф сферасында хезмәттәшлек итү турында килешүнең уңай нәтиҗәләр бирүен билгеләп үтте.

“Татарстан белән Ульяновск өлкәсе арасында хезмәттәшлек системалы рәвештә алып барыла. Төбәкара олимпиадаларда, бәйгеләрдә һәм форумнарда семберлеләр актив һәм беренчеләрдән булып катнаша. Тәҗрибәле мөгаллимәләр – Гүзәл Сәмигуллина, Нәсиха Ягудина, Рушания Байтирәкова, Равия Юсупова, Гөлүсә Кәримова, Эльза Хөснетдинова, Гөлназ Шәрәфетдинова һәм аларның укучылары һәрвакыт алгы сафта, призлы урыннар яулыйлар. Әлеге мөгаллимәләрнең эш алымнарын башка төбәкләргә үрнәк итеп куябыз”,- диде Әлфия Гафиятулла кызы.

Министрлык вәкиле балаларда ана теленә карата кызыксыну уяту максатында дәресләргә татар театр коллективларын ешрак кунакка чакырырга, алар белән бергәләп эшләргә киңәш итте.

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин яшь буынга ана телен өйрәтү максатында төрле чаралар уздырылуы хакында бәян итте.

“Ульяновск мөфтияте белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзедек, дин әһелләре белән кулга-кул тотынышып эшлибез. Өлкәбез мәчет һәм мәдрәсәләре карамагында ана теле түгәрәкләре, якшәмбе мәктәпләре эшли башлады. Яңа уку елыннан Сембер-Ульяновскиның 2 нче Җәмигъ мәчете каршында хосусый татар мәктәбе һәм балалар бакчасы ачыла”,- диде мохтарият җитәкчесе.

Ул бөтен гомерләрен балаларга татар теле һәм әдәбияты укытуга багышлаган ветеран укытучыларга – Кадрия Алимова белән Нурзифа Кузнецовага автономиянең “Иң яхшы татар теле укытучысы” дип аталган истәлекле медален тапшырды.

Өлкә мәгариф үсеше институты баш белгече Әлфия Абутдинова төбәгебез мәктәпләрен татар теле дәреслекләре, әдәби китаплар һәм методик әсбаплар белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтүләре өчен Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына, Бөтендөнья татар конгрессы белән өлкә татар автономиясенә рәхмәт сүзләрен юллады.

“Балаларда туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү, укытучыларны кызыксындыру максатында төрле чаралар үткәрәбез. “Иң яхшы ана теле укытучысы” һәм “Иң яхшы ана теле кабинеты” бәйгеләре, “Гакыйль Сәгыйров укулары”, “Тукай әсәрләре минем күңелемдә” конкурслары әнә шундыйлардан”,- диде ул һәм Ульяновск шәһәренең 15 нче балалар бакчасы мөдире Гөлнара Алимовага өлкә мәгърифәт һәм тәрбия министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Аннары “түгәрәк өстәл”дә катнашучылар ике төбәкнең мәгариф өлкәсендә уртак эш планын барладылар һәм күмәкләшеп фотога төштеләр.

Милли китапханә

Өлкәбезнең ана теле укытучылары Казанның нәкъ үзәгендә урнашкан Милли китапханәдә булырга да өлгерделәр. Алар заманча җиһазландырылган, укучылар өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган китапханәне күреп тәмам таң калдылар. Менә, ичмасам, китапханә! Барлык хезмәтләр дә электрон рәвештә күрсәтелә. Әгәр телисең икән, китапны уку залында укыйсың, кирәк икән, өйгә алып китәсең. Бу яктан бернинди чикләүләр дә юк. Иркенләп утырып, кофе эчә-эчә Казансу елгасында рәхәтләнеп йөзүче аккошларны күзәтергә яки спектакль карарга да мөмкин. Түшәмдә хәрәкәтләнүче рун, гарәп, латин һәм кириллица хәрефләре татар халкының данлы вә шанлы тарихка ия булуын сөйли.

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова һәм аның урынбасары Тәбрис Яруллин безне бик җылы каршы алдылар. Алар экскурсия барышында китапханә бүлекләренең эшчәнлеге һәм китап укучыларга хезмәт күрсәтү үзенчәлекләре белән таныштырып үттеләр.

Автономия рәисе Рамис Сафин истәлекле очрашуга буш кул белән килмәгән иде. Ул өлкәбезнең Иске Кулаткы районында 90 елдан артык бертуктаусыз чыгып килүче “Күмәк көч” газетасының дистәдән артык төпләнмәсен Милли китапханәгә бүләк итеп тапшырды.

Китапханәнең музыкаль залында безне татар сәхнәсе йолдызы – Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова белән очрашу көтә иде. Ана теле укытучылары шулай ук легендар җырчыбыз Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия белән якыннан аралашу бәхетенә ирештеләр.

Татар китабы йорты

Ана теле укытучылары Казанның Татар китабы йортында да булдылар. Әлеге йортта Татар әдәбияты музее һәм танылган язучы, тәрҗемәче Шәриф Камалның мемориаль фатиры урнашкан. Биредә шулай ук китап кибете, медиа-үзәк, типография, экспозиция заллары, китапханә урын алган. Экскурсияне Татар китабы йортының өлкән фәнни хезмәткәре Нурия Мифтахетдинова уздырды һәм бик күп кызыклы мәгълүмат белән таныштырды. Олы ядкарьгә тиң экспонатлар киштәсендә Алтын Урта чорындагы кулъязма китапларны һәм беренче басмаларны күрергә мөмкин иде. Алар арасында урта гасыр болгар-татар шагыйре Кол Галинең барыбызга да яхшы таныш булган “Кыйссаи Йосыф” әсәре дә бар.

Мәркәзебез Казанга сәфәребез Иске Татар бистәсе урамнары буйлап җәяүле экскурсия белән тәмамланды.

Рузия ХӘЛИМОВА.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*