tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров татар теле һәм әдәбиятыннан IХ Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты
Данис Шакиров татар теле һәм әдәбиятыннан IХ Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты

Данис Шакиров татар теле һәм әдәбиятыннан IХ Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты

Татар теленең дөньякүләм дәрәҗәсен күтәрү һәм сәләтле балаларны үстерү максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2022 елның 17-20 апрелендә татар теле һәм әдәбиятыннан IХ Халыкара олимпиада  үткәрелде.

Бүген исә бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чарада  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров катнашты. Ул кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм укучыларны әлеге  җиңүчеләре белән тәбрик итте.

-Сезгә киләчәктә дә фән өлкәсендә нәтиҗәле эшчәнлек алып барырга, тагын да зур уңышларга ирешергә насыйп булсын! – дигән теләкләрен җиткерде ул.

Халыкара олимпиаданың дистанцион турында Төркия, Австралия, Болгария, Канада, Үзбәкстан, Азербайҗан, Кыргызстан, Казахстан республикаларыннан,  Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән 12 меңнән артык укучы һәм студент катнашты. Олимпиаданың йомгаклау этабына 4 чит илдән (дистанцион форматта), Россиянең 27 төбәгеннән һәм республика мәктәпләреннән 500 катнашучы чакырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*