tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәйдә Фаяз Хуҗин белән очрашу үтте
Зәйдә Фаяз Хуҗин белән очрашу үтте

Зәйдә Фаяз Хуҗин белән очрашу үтте

Һәр төбәкнең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйлисе, кылган гамәлләрен хөрмәтлисе, яшь буынны шулар үрнәгендә тәрбиялисе килә.

19 нчы апрель көнне Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фаяз Шәрип улы Хуҗин белән очрашу үтте.

Очрашуда сыйныфташлары, тарихчылар – туган якны өйрәнүчеләр, педагоглар, мәдәният хезмәткәрләре катнашты.

Чара Фаяз Хуҗинның балачагын чагылдырган театральләштерелгән тамаша белән башланып китте.

“Бигешем яшел бишегем, мәктәбем- яшьлегем тугае” китабында басылып чыккан “Кыңгыраулы мәктәп еллары” мәкаләсеннән сәхнәләштерелгән күренешне Зәй районы Югары Мәлем авылы китапханәчесе Тәслимә Солтанова, мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Миләүшә Хәйруллина һәм Аяз Галиуллин оста итеп уйнадылар.

Сәламләү сүзе белән Зәй үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры С.М. Батршина чыкты.

Чара барышында Фаяз Хуҗин тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында сөйләде, тамашачыларны кызыксындырган күпсанлы сорауларга җавап бирде. Ә планнары турында сөйләгәндә, ул  яңа мәкаләләр, китаплар, фәнни хезмәтләр өстендә эшләве, татар халкы тарихын өйрәнү буенча төрле сәяхәтләр, археологик казу эшләрен планлаштыруы турында әйтте.

Кичә Илмир Сөләйманов, Флера Гыйниятова башкаруындагы матур җырлар белән үрелеп барды.

zainsk.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*