tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбе татар халык театры Татарстанның Мөслим авылында “Башмагым” спектаклен күрсәтте
Чиләбе татар халык театры Татарстанның Мөслим авылында “Башмагым” спектаклен күрсәтте

Чиләбе татар халык театры Татарстанның Мөслим авылында “Башмагым” спектаклен күрсәтте

Чиләбеләрне ТР халыклары ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе, иҗтимагый совет рәисе Рушат Җәүдәт улы Солтанов һәм мәдәният идарәсе башлыгы Илзир Илгиз улы Мадьяров каршы алды. Мөслим буенча экскурсия вакытында, Рушат Җәүдәт улы Мөслимнең тарихы, көнкүреш-яшәеше турында сөйләде, Мөслимнең Туган якны өйрәнү музее, үзәк китапханәсе белән таныштырды, Ык елгасы буендагы ял паркына, Сабан туйлары уза торган урыннарга алып барды.

Ә кичен, Чиләбе татар халык теары Зифа Басыйрова исемендаге район мәдәният йортында “Башмагым” спектаклен күрсәтте. Мөслимлеләр Чиләбеләр чыгышын бик яратып кабул итте.

Спектакльдә Мөслим муниципаль район башлыгы Альберт Хуҗин да булды. Ул Чиләбе татар халык театрын Рәхмәт хаты белән бүләкләде һәм алдагы көннәрдә дә Мөслим белән Чиләбе арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлекнең дәвамлы булуына ышанычын белдерде.

Чиләбе өлкә татар Конгрессы һәм татар халык театры труппасы Мөслим халкына, шәхсән Рушат Җәүдәт улына һәм спектакльне Мөслимдә оештыруда катнашкан кешеләргә ихлас рәхмәтләрен җиткерә!

Чиләбе өлкә татар Конгрессы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*