tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсендә катнашты
Данис Шакиров Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсендә катнашты

Данис Шакиров Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсендә катнашты

Бүген, 20 февраль көнне,  Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге, Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды белән берлектә, драматург Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе оештырды.

Кунакларны, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура  рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән, БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

2021нче ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бүген исә, гомерен татар теле һәм мәдәнияте үсешенә багышлаган шәхес, татар зыялысы, күренекле драматург, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты – Туфан Миңнуллинны искә алдылар.

Кичәдә Туфан Миңнуллиның кызы — Әлфия Миңнуллина-Юнысова катнашты. Шулай ук «Җанкисәккәем» спектакленнән өзек куелды, аны Татарстанның атказанган артистлары Ләйсән Рахимова белән Рамил Ваҗиев башкардылар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*