tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лаеш шәһәре Мәдәният йортында “Туган тел моңы” исемле конкурс-фестиваль үтте
Лаеш шәһәре Мәдәният йортында “Туган тел моңы” исемле конкурс-фестиваль үтте

Лаеш шәһәре Мәдәният йортында “Туган тел моңы” исемле конкурс-фестиваль үтте

Фестивальне 2 нче Лаеш урта мәктәбенең “Радушие” музыкаль-инструменталь ансамбле татар халкының “Каз канаты” көе белән ачып җибәрде. Конкурс ике номинация буенча үтте: халык җырлары һәм милли биюләр. Лаеш районының 12 мәктәбеннән  33 җырлы-биюле  номер белән 100дән артык укучы катнашты.

Номинацияләр,  балаларның яшь үзенчәлекләренә карап, 1-4, 5-8, 9-11 сыйныфлар өчен булган төркемнәргә бүленде . Фестиваль кысаларында укучылар,  милли киемнәр киеп,  халык  биюләре һәм милли җырлар башкардылар. Сәхнәдә татар, рус, украин, керәшен, мари халык җырлары яңгырады. Биюләрдән укучылар рус, татар, персия милли биюләрен яратып биеделәр. 

Жюри эшендә җырларның дөрес башкарылуын Татарстан Республикасының   танылган мәдәният хезмәткәре Хакимова Вәсимә Таҗи кызы, биюләрнең сәхнәгә куелышын  халык ансамбле артисты, хореограф Мартынова Валентина Павловна бәяләде.

“Туган тел моңы” чарасы конкурс буларак кына түгел, халыклар дуслыгын берләштергән  җырлы-моңлы музыкаль күренеш булып үтте.

laishevskyi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*