tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешән мөхтәсибәтендә төзекләндерүдән соң мәчет ачылды
Чирмешән мөхтәсибәтендә төзекләндерүдән соң мәчет ачылды

Чирмешән мөхтәсибәтендә төзекләндерүдән соң мәчет ачылды

Бүген, раҗәб аеның 8-нче көнендә (20-нче февральдә), Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Чирмешән авылы Әмир авылында төзекләндерүдән соң мәчет ачылды. Күпләгән кунаклар, рәсми җитәкчеләр, дин әһелләре, иганәчеләр, мәхәллә халкы шулай ук әлеге күркәм вакыйганың шаһитләре булды.

Күркәм тантана Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башкаруында Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Мөфти хәзрәт җыелган халыкны Раҗәб ае һәм аның фазыйләтләре белән таныштырды. Ул тиздән Рамазан ае якынлашуын, ураза тоту һәм Рамазан аен үткәрү тәртипләрен аңлатып үтте. Аннары Камил хәзрәт мөселманнарның сыйфатларына тукталып, бу изге айга хәзердән үк үзеңдә күркәм сыйфатларны арттырып, әдәп-әхлакны күтәрүгә, нәфесне тәрбияләүгә, күбрәк Коръән укуга игътибар бирергә чакырды. Аннары ул әлеге гыйбадәтнең мөһимлеген, фазыйләтләрен аңлатты. “Беләсез ки, хайваннар ураза тота алмыйлар, ә кешеләр тота алалар. Ураза тотмаучыларга хайваннар дия күрмәгез, аларны күркәм холык белән ураза тотарга, гыйбадәтнең асылына төшенергә чакырыгыз”, – дип өндәде. Дәгъвәт кылуның нечкәлекләрен аңлатып, ул тарихтан мисаллар китерде. Мәчетләрдә халык хикмәт белән дингә чакырылырга тиеш булуын ассызыклап үтте.

Тантанада катнашучыларны тәбрикләргә шулай ук Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин килгән иде. “Шушы мәчеткә көчләрен, малларының зур өлешен кертүчеләргә зур рәхмәт. Аллаһы Тәгалә безгә көч-куәт биреп, динебезгә, халкыбызга хезмәт итәргә ярдәм итсә иде”, – диде ул.

Әлеге затлы гыйбадәтханәне төзекләндерергә алынган эшмәкәр, бик күп игелекле проектларны оештыручы, иганәче Миндар Әгъзам улы Әгъләмов үз чыгышында бу изге эшкә алынуы, зур күләмдә ремонт, төзекләндерү үткәрүе белән таныштырып үтте. 90-нчы еллар башында төзелгән мәчетнең таушалып баруына аның күңеле әрни, Чирмешән үзәгендә әнисе истәлегенә мәчет төзеткәннән соң, туган авылындагы гыйбадәт йортына ремонт ясатырга сүз бирә. Башта ике-өч айда тәмамлап булыр кебек тоелган эш шактый күп хезмәт сорый, мәчетнең бары стеналары гына калып, калган бар җире кабаттан төзекләндерелә, өстәп янкорма төзелә. Хәзер мәчеттә ир-атларга һәм хатын-кызларга намаз уку өчен иркен заллар, ифтарлар һәм ашлар үткәрү өчен махсус бүлмә, тәһарәтханә, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым уку класслары бар. “Динне күтәрәбез икән, милләтне саклап кала алачакбыз. Телне бары ислам дине генә яшәтәчәк. Шуның өчен уку классларны булдырдык. Балаларга дөрес дини тәрбия бирүгә тотыныйк, үзебез дә матур мәчетләрдә белем алып, рухи байлыгыбызны арттырыйк”, – дип мөрәҗәгать итте ул.

Әмир авылының мәчете таштан 1991 елда салына. Авыл халкы алдына мәчетне зурайту бурычы килеп баса. Нәтиҗәдә бу эшне, авыл халкы белән киңәшләшеп, шул җирлектән чыккан иганәчеләр Әмир авылында туып үскән, күп еллар Сургут  шәһәрендә эшләп гомер кичергән Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар башкарып чыгалар. Ә шушы җирлектә яшәүче Ихсанов Азат төзелеш бригадасы белән җитәкчелек итә. Әлеге фидакарь затлар бүген мөфти кулыннан рәхмәт хатлары алды.

Төзүчеләр фундаменттан ремонтлап, стеналарын, тышкы өлешен матурлап, түбәләрен яңадан ябып, манараны өстәп ясатып, эчләрен яңадан төзекләндереп, янкорма корып, бөтен тирә-янын яңартып чыгалар. Мәчетне штукатурлап, буятып, яңа түбә ябалар. Манараны ремонтлап, 6 метрга озайталар.

Мәчет зураеп, төзекләндерелеп, матураеп, янәдән мөселманнарга хезмәт итә башлады. Башкарып чыгучыларга Аллаһының изге рәхмәте яусын. Аллаһы Тәгалә тапкан малларының рәхәтен күреп, үзләреннән соң иманлы, миһенбанлы, шәфкатьле сабыйлар калдырырга насыйп итсен. Мәчеткә Әгъләмовларның әтиләре исеме – Әгъзам исеме бирелде.

Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар шулай ук Чирмешән авылына әниләре Мөшбикә исемен биреп, фундаменттан тотынып, бөтен уңайлыклары белән  Аллаһы Тәгалә йортын салып чыгулары белән дә билгеле. Аллаһы Тәгалә иганәчеләргә бәласез-казасыз, хәерле шатлыкта, бәхетле картлыкта гамәл-гыйбадәт кылып, гомер кичерергә насыйп итсен.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*