tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Тукай районы җитәкчелегенә олы рәхмәтләрен җиткерде
Данис Шакиров Тукай районы җитәкчелегенә олы рәхмәтләрен җиткерде

Данис Шакиров Тукай районы җитәкчелегенә олы рәхмәтләрен җиткерде

Бүген Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында делегатлар 4 төркемгә бүленеп Тукай муниципаль районындагы КФХ һәм шәхси хуҗалыклар эшчәнлеге белән танышты. Соңыннан эшмәкәрләр Яр Чаллы шәһәрендәге “Энергетик” мәдәният сараенда пленар утырышка җыелдылар, биредә мәдәни программа да карадылар.

Чараның рәсми өлешендә бөтен Россиядән җыелган кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев сәламләделәр.

Данис Шакиров үзенең чыгышында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән дә сәламнәрен җиткерде. Әлеге җыенның 9 еллык тарихында Чувашиянең Шыгырдан, Самараның Гали авылларында булуларын, алга таба делегатлар соравы буенча Татарстанның Теләче, Кукмара, Саба, Мамадыш һ. б. районнарындагы эшмәкәрләр тормышы белән, инде бүген тырыш Тукай халкы хуҗалыкларын күреп соклануын әйтеп узды. Район башлыгы һәм аның командасына югары кимәлдә оештырган чара һәм кунак иткән өчен олы рәхмәтләрен җиткерде.

Фаил Камаев үз чыгышында быел Чаллы районының Тукай районы дип үзгәртелүенә 45 ел тулуын искәртеп узды. Бүгенге көндә районда 1516 шәхси эшмәкәр теркәлүен, кече хуҗалыкларга 80 млн сум күләмендә грантлар бирелүен, республикада җитештерелгән итнең 36 % Тукай районына туры килүен ассызыклады.

Алга таба рәсми чара концерт программалары белән дәвам итте. Кунаклар алдында Тукай районының иң талантлы артистлары белән беррәттән балалар җыр һәм бию коллективлары чыгыш ясадылар.

Булат Ибраһимов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*