tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Туймазы һәм Шаран районнары татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты
Данис Шакиров Туймазы һәм Шаран районнары татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

Данис Шакиров Туймазы һәм Шаран районнары татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

Бүген, 28нче декабрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров һәм БТК Башкарма комитеты җитәкчесенең РФ төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Рифкать улы Тукаев Башкортстанның Туймазы һәм Шаран районнары татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.

Утырышта 2021нче елда уздырылачак Халык санын алу хакында фикер алыштылар. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров халык санын алуда бердәм булырга чакырды һәм хокукларны бозу очракларын булдырмас өчен юридик фирма белән килешү төзелүен ассызыклады. 2021нче елда гамәлгә кертеләчәк электрон халык санын алу хакында да искә төшерде.

Шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге тарафыннан татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә 29нчы августта узган Милләт Җыенында кабул ителгән “Татарлар: Гамәл стратегиясе” хакында сөйләде һәм татар милләтен үстерүгә караган эшчәнлекне әлеге документка нигезләнеп алып бару мөһимлеген искәртте.

БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров милләттәшләрне Бөтендөнья татар конгрессы оештырган чараларда актив катнашырга чакырды, күптән түгел генә үткән “Идел-йорт” үзешчән театрлар фестивалендә Башкортстанның Эстәрле халык театрының гран-при алуын ассызыклады. Моннан тыш, татар яшьләренә Казан югары уку йортларына укырга керү мөмкинлеге турында да әйтте.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*