tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Яңа татар пьесасы – 2020” лабораториясендә катнашкан яшь драматургларның әсәрләрен уку узачак
“Яңа татар пьесасы – 2020” лабораториясендә катнашкан яшь драматургларның әсәрләрен уку узачак

“Яңа татар пьесасы – 2020” лабораториясендә катнашкан яшь драматургларның әсәрләрен уку узачак

2 июньнән 22 декабрьгә кадәр Казанда II «Яңа татар пьесасы» яшь драматурглар лабораториясе узды. Лаборатория потенциаль талантлы яшь авторларны ачыклау максатыннан үткәрелде. Август аенда ике атна дәвамында Россиянең һәм Татарстанның танылган драматурглары һәм филологлары яшь авторлар белән пьесалар иҗат итү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, ә аннары тагын берничә ай дәвамында онлайн-консультацияләр режимында яшь драматургларга аларның беренче әсәрләрен язарга ярдәм иттеләр. Унсигез катнашучы арасыннан  унбер кеше лаборатория кысаларында үзләренең пьесаларын яздылар. Комиссия тарафыннан аларның барысын да укулар рәвешендә тәкъдим итәргә дигән карар кабул ителде.

Афишасы:

29 январь 14.00
1. Алсу Хәлимова «Анарлы йорт»
2. Булат Минкин «Tatar trip»
3. Ильмира Әлетдинова «Әти»
4. Рузәл Әхмәдиев «Гөнаһ көче»

30 январь 14.00
5. Артур Шәйдулла «Әтиләр көне»
6. Миләүшә Имамназарова «Бастырылу»
7. Рәдиф Кашапов «Хәтәр хәтер кыйссасы»
8. Алсу Вәлиуллина «Җәйнең бер киче»

31 январь 14.00
9. Дилә Хәйретдинова «Безнең өйнең йозагы»
10. Раил Рәшитов «Тереләй күмелгән»
11. Сөмбел Гаффарова «Туплы уен»

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*