tatruen
Баш бит / Слайдер / Мәчет каршындагы курсларда Ислам нигезләре буенча белем алучы татарстанлылар саны 15 меңгә якынлашты
Мәчет каршындагы курсларда Ислам нигезләре буенча белем алучы татарстанлылар саны 15 меңгә якынлашты

Мәчет каршындагы курсларда Ислам нигезләре буенча белем алучы татарстанлылар саны 15 меңгә якынлашты

2020 ел ахырына мәчет каршындагы курсларда Ислам нигезләре буенча белем алучы татарстанлылар саны 15 меңгә якынлашты. Аларга 1500 дән артык укытучы Ислам нигезләре буенча белем бирә. Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты һәм Болгар ислам академиясе эшли, аларда 240 укытучы хезмәт куя һәм 4000 нән артык шәкерт белем ала. 2020 елда Татарстанның мөселман белем бирү учреждениеләренә беренче курска 1 056 абитуриент укырга керде, барлык курслардагы студентларның гомуми саны 4 376 га җитте. 2020 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы мөселман белем бирү оешмалары 720 студентка дипломнар тапшырды.

2020 ел шулай ук мәчетләрдә татар теле курсларын оештыру мәйданчыкларының артуы белән истә калды. ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Туган тел елында татар телен өйрәнү буенча бушлай курслар Татарстанның 100 мәчетендә оештырылды. Алар республиканың 40 мөхтәсибәтендә 1500 гә якын кешене җәлеп итте. Башкалада курсларны «Хузәйфә», «Ризван», «Тынычлык», «Казан нуры», «Гаилә» мәчетләрендә, шулай ук Россия ислам институтында тыңларга мөмкин. Сүз уңаеннан шуны әйтергә мөмкин, Россия ислам институтында 60 кешедән торган төркем белем ала. Әйдәп баручылар арасында башкаланың «Казан нуры» мәчете дә бар – анда 35 кеше шөгыльләнә. Татарстан шәһәрләре һәм районнары арасында Яр Чаллы мөхтәсибәтендә яшәүчеләр иң актив булып чыкты – анда татар телен өйрәнергә 90 кеше теләк белдерде. Әйдәп баручылар арасында Нурлат мөхтәсибәте (53 кеше) һәм Түбән Кама мөхтәсибәте (37 кеше) бар. Уртача алганда, татар телен өйрәтү өчен 100 мәчеттә 15 әр кешелек төркемнәр оештырылган.

Алабугада «Ихсан» урта гомуми белем бирү мәктәбе ачылу да елның истәлекле вакыйгасы булды. Әлеге шәхси белем бирү учреждениесе ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан гамәлгә куелды, 50 балага исәпләнгән. Мәктәп уку-укыту процессын әхлакый-тәрбияви юнәлештә тормышка ашыра. Шулай итеп, укучылар, урта белем алудан тыш, татар телендә өстәмә белем бирү һәм дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында әхлак һәм тәрбия дәресләренә йөриләр.

Дини белем бирү учреждениеләрендә укучыларны белем алуга кызыксындыру, сәләтле балаларны барлау һәм аларны киләчәктә Татарстанда һөнәри эшчәнлеккә җәлеп итү максатыннан, 2020 елда иң яхшы 8 студентка Татарстан Республикасы мөфтиенең ел саен бирелә торган махсус стипендияләре тапшырылды. Шулай ук урта һөнәри һәм югары мөселман уку йортлары (мәдрәсәләр) арасында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча II Республика олимпиадасы һәм мөселман уку йортлары студентлары арасында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча XIII Бөтенроссия олимпиадасы үткәрелде. Моннан тыш, Татарстандагы мәдрәсәләрдә һәм мәчет каршындагы курсларда белем бирүче 14 укытучыга, нәтиҗәле һәм уңышлы педагогик эшчәнлек өчен, рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырылды.

Моннан тыш, Татарстан мәдрәсәләре Znanium электрон китапханә системасына тоташтырылды. Мәгълүмати-белем бирү мохите милли-иҗтимагый китапханәләр, көллиятләр, дәүләт һәм шәхси институтлар һәм университетлар студентлары һәм укытучылары, аерым кулланучылар өчен эшләнгән.

Шулай ук Татарстанда 2020 елда татар дини мирасын саклау һәм ислам мәгарифен үстерү мәсьәләләренә багышланган М.Иманколыйның 150 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция, X Саматов һәм Якупов укулары, «Хәзерге Россиянең фәнни-мәгариф киңлегендә традицион диннәр теологиясе» халыкара симпозиумы кысаларында төрле дин вәкилләре катнашында Мөселман мәгариф оешмалары укытучыларының VIII форумы – барлыгы 4 фәнни форум узды.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең ислам мәгарифе өлкәсендәге эшчәнлегенең аерым бер юнәлеше булып имамнарның һәм мәдрәсә мөгаллимнәренең һөнәри әзерлеген яхшырту тора, бу нисбәттән ел дәвамында алар өчен белем арттыру курслары оештырылды. Курсларда 250 имам белем алды. Моннан тыш, мөселман белем бирү учреждениеләре укытучылары өчен «Педагогика һәм психология» дип аталган өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча беелм арттыру курслары оештырылды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*