tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров ветеран укытучы Нурания Газиеваны 100 яшьлек юбилее белән котлады
Данис Шакиров ветеран укытучы Нурания Газиеваны 100 яшьлек юбилее белән котлады

Данис Шакиров ветеран укытучы Нурания Газиеваны 100 яшьлек юбилее белән котлады

Бүген республикабыздагы иң өлкән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Газиева Нурания Мөхәммәт кызына 100 яшь тулды. Ветеран укытучыны тәбрикләргә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, республикабызның башкарма хакимият органнары вәкилләре, укытучылар һәм юбилярның туганнары җыелган иде.

Нурания Мөхәммәт кызы 58 ел гомерен мөгаллимлеккә багышлаган олы шәхес. Ул озак еллар башкалабызның Вахитов районындагы 98нче номерлы һәм Идел буе районындагы 69нчы номерлы мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укыткан.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе юбилярны котлап аңа саулык-сәламәтлек теләде, озак еллар туган телебез сагында торганы, телебезгә карата хөрмәт уятып милли җанлы балалар тәрбияләве өчен олы рәхмәтләрен җиткерде. Шулай ук Данис Шакиров Нурания Мөхәммәт кызына Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын  һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*