tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров XV Россиякүләм мөселман балалар Сабан туенда катнашты
Данис Шакиров XV Россиякүләм мөселман балалар Сабан туенда катнашты

Данис Шакиров XV Россиякүләм мөселман балалар Сабан туенда катнашты

17нче июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында зурлап XV Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды.

Кунакларга  тәбрикләү сүзләре белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров мөрәҗәгать итте. Ул бәйрәмдә катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшырды.

Быел татар милли бәйрәме Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан күпләгән шәрәфле кунаклар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, татар зыялылары, галимнәр катнашында үтте.

Ачылыштан соң илебезнең төрле төбәкләреннән дә бик теләп катнашырга килгән балалар уеннарда көчләрен сынап, бүләкләр алырга ашыкты. Милли бәйрәм программасына барлыгы 30га якын ярыш кертелгән иде. Болар – йөгерү (кызлар һәм малайлар арасында), 2 үлчәү категориясендә кул көрәше, чүлмәк вату, таяк һәм бау тартыш, әтәч тоту, стаканга су ташу, йомырка кабып йөгерү, капчык сугышы, күз бәйләп әйбер кисү, капчык киеп йөгерү, авыш һәм туры баганага менү, утын кисү һ.б. Башка еллардан аермалы буларак, Сабантуйның традицион уеннары татар милли көрәше белән бер үк вакытта мәйдан уртасында үтте, уен һәм көрәш барган вакытта танылган башкаручылар – Ильяс Халиков, Марсель Вәгыйзев, К.Тинчурин театры артисты Зөфәр Харисов һәм күпләгән балалар мөнәҗәтләр, дини җырлар, шигырьләр белән чыгыш ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*