tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа чишмәнең Акъяр авылында яңа мәчет ачылды
Яңа чишмәнең Акъяр авылында яңа мәчет ачылды

Яңа чишмәнең Акъяр авылында яңа мәчет ачылды

Зөлхиҗҗә аеның 17нче көнендә (16нчы июльдә), Яңа чишмә районы мөселманнары тормышында зур вакыйга: биредә Акъяр авылында тиз арада сафка баскан яңа мәчет ачылу тантанасы узды. Әлеге сөенечле вакыйганы хөрмәтләп, күпләгән кунаклар, иганәчеләр, якын-тирә авыл-шәһәрләрдән имам-хатыйблар һәм хөрмәткә лаек шәхесләр җыелды.

Акъяр авылында моңа кадәр мәчет сыйфатында гади бер авыл йорты файдаланылган. 1992 елның гыйнвар аенда Акъярда мәхәллә җыелышы үткәрелеп, яңа мәчет төзү яисә колхоздагы берәр буш йортны мәчет итү мәсьәләсе күтәрелә. Нәтиҗәдә, “Маяк” колхозының ул еллардагы рәисе Рәшит Мотыйгулла улы Әхмәтвәлиев, мәчеткә дип, авылда буш торган бер йортны бирә. Мәчет өчен бинаны төзекләндерү чыгымнарын каплар өчен авыл халкыннан һәм читтә яшәүчеләрдән акчалар җыела. Колхозның да ярдәме зур була. 1992 елның июлендә айлы манара куела.

28 елдан соң, ягъни 2020нче елда Акъяр авылы эшмәкәрләре, мәчет итеп файдаланылучы бинада ярыклар барлыкка килгәч, зур яңа мәчет бинасы булдыру фикеренә килә һәм авыл халкы белән бергә җыелып, 30нчы август көнне күптән көтеп алган гыйбадәт йортына беренче нигез ташы салу тантанасын үткәрәләр. 11 ай эчендә мәчет бинасы төзелә һәм узган елны, Корбан бәйрәме алдыннан, яңа төзелгән мәчет манарасына гөмбәз һәм ярымай урнаштырыла. Аннары бинада эчке эшләр башкарыла, электр, газ, су, җылылык кертелә. Авыл үзәгендә яңа ике катлы гыйбадәт йорты акъярлыларның бердәм тырышлыгы һәм көче, шул исәптән бу авылда туып үскән ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татэнергосбыт» АҖ директоры Рифнур Сөләйманов ярдәме белән барлыкка килә. Республиканың төрле шәһәрләрендә яшәүчеләр дә бу изге эштә зур финанс ярдәмнәрен күрсәтәләр.

Яңа мәчет 150 кешегә исәпләнгән. Беренче катта – ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханә, ашханә урын алган, икенче катта – уку сыйныфы, фарыз залы һәм имам бүлмәсе урнашкан. Яңа мәчеткә “Хәйдәр” исеме бирелде.

Гыйбадәт йорты янәшәсендә балалар өчен мәйданчык эшләнгән, агачлар утыртылган.

Мәчет ачылышы тантанасында күпләгән кунаклар: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татэнергосбыт» АҖ директоры Рифнур Сөләйманов, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, ТР Президенты Администрациясенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, Яңа чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов һ.б. катнашты.

Көтеп алынган күркәм тантана Яңа чишмә районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов башкаруында Коръәннән аятьләр уку белән ачылды, аннары Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов дога кылды, “Хәйдәр” мәчете төзелешендә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм мәчетне төзетүче төп иганәче Рифнур Хәйдәр улы Сөләймановны Нәзарәтнең медале, Марат Вахит улы Галимовны, Вахид Срутдин улы Гыйльметдиновны, Газинур Сабирҗан улы Галимовны рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов барлык катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде, мәчет ачылышын зур вакыйга дип бәяләп, Рифнур Сөләймановка республика җитәкчесенең рәхмәтләрен җиткерде.

Тантанада шулай ук ТР Дәүләт Советы, Яңа чишмә районы хакимияте һәм мөхтәсибәт исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды. Күркәм чара мөнәҗәтләр, нәшидләр белән үрелеп барды.

Өйлә намазы алдыннан мөхтәрәм кунаклар һәм авыл халкы яңа мәчеткә узды, аннары Илгиз хәзрәт җитәкчелегендә намаз укылды.

Бүгенге көндә Яңа чишмә мөхтәсибәтендә дин кардәшләребезгә 12 мәчет хезмәт кыла. Акъяр авылының иске мәчет бинасында музей булдыру ниятләнә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*