tatruen
Баш бит / Слайдер / Кабан күле яр буенда татар андеграунд музыкасы турында дискуссия узачак
Кабан күле яр буенда татар андеграунд музыкасы турында дискуссия узачак

Кабан күле яр буенда татар андеграунд музыкасы турында дискуссия узачак

Бүген, 15 нче июльдә, Кабан күле яр буенда татар китабы һәм әдәбияты язмышлары турында дискуссияләр сериясе дәвам итәчәк.
Өченче очрашу татар андеграунд музыкасына багышланачак. Чарада әлеге музыка өчен язылган сүзләрне заманча шигърияткә кертеп булу-булмавы турында фикер алышачаклар. Әңгәмә барышында катнашучылар җыр текстларына мөрәҗәгать итәчәкләр, аларны тема, форма, эчтәлек ягыннан экспертлар белән тикшерәчәкләр.

Фикер алышу 18:00 сәгатьтә башлана, очрашу урыны – Мәрҗани һәйкәле янында. Керү ирекле, алдан теркәлү кирәк.

Дискуссиядә татар китабы йортының күчмә китапханәсе эшләячәк.

Очрашулар сериясе Татар китабы йорты, «Ачык университет» проекты, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм Казан интернет-журналларының берсе партнерлыгы белән үткәрелә, дип хәбәр ителә Шәриф Камалның мемориаль фатиры белән татар әдәбияты тарихы музее сайтында.

Исегезгә төшерәбез, иртәгә, 16 нчы июльдә, Татар китабы йортында «Безнең йорт дусларыбыз» дип исемләнгән концерт-презентация узачак.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*