tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсендә танылган «Иртеш моңнары» ансамбле тамашачыны сөендерә
Төмән өлкәсендә танылган «Иртеш моңнары» ансамбле тамашачыны сөендерә

Төмән өлкәсендә танылган «Иртеш моңнары» ансамбле тамашачыны сөендерә

Тубыл районы, Ябалак клубы каршында оештырылган “Иртеш моңнары” ансамбле яңадан–яңа җырлары, матур тамашалары белән Төмән өлкәсендә узган мәдәни чараларда актив катнашып тамашачыларының мәхәббәтен яулыйлар. Җырга-моңга гашыйк җырчылар якташларын иҗади чыгышлары, яңа җырлары белән сөендерәләр. Район күләмендә узган бер генә концерт та, бер генә чара да “Иртеш моңнары” ансамбленнән һәм анда катнашучылардан башка узмый. Өлкә күләмендә узган бәйгеләрдә дә катнашып алар призлы урыннар алып кайталар.

Ансамбльнең беренче җитәкчеләре, ветеран укытучы, мәгариф отличнигы, татар моңын, җырларын яраткан Мәркизә апа Нәбиева белән әңгәмә кордык. Ул үзе үк сәләтле, татар җырларын яраткан, “Иртеш моңнары” ансамбленең җырчылары, киләчәккә планнары турында сөйләде.

Мәркизә апа, сезнең ансамбльдә төрле һөнәр ияләре катнаша. Сезне нәрсә берләштерә?

Татар моңына, җыр сәнгатенә, мәдәниятенә, телебезгә мәхәббәт берләштерә. Без тамашачыларыбызның күңелен күрергә яратабыз. Халкыбыз талантларга бай. Без җырлыйбыз да, сәхнәләштерелгән күренешләр дә күрсәтәбез. Татар халык йолаларына, гореф-гадәтләренә, Җиңү бәйрәменә, татар мәдәнияте көннәренә, татар халык әкиятләреннән өзекләрне сәхнәгә куеп тамашачыларга күрсәтү традициягә керде. Искиткеч матур тавышлы җырчыларыбыз: Марсилә, Мәрьям, Тәнзилә Алыковалар, Равилә Абайдуллина, Гөлсисә Шаһбанова, Фәрзанә Зәнкиева, Мәркизә Нәбиева. Фәрзанә Зәнкиева хәзер безнең оста, сәләтле җитәкчебез дә. Җырчыларыбызның күпчелеге лаеклы ялда булсалар да эшлиләр, үз хуҗалыкларында да хезмәт итәләр, ансамбльдә җырларга, репетицияләргә йөрергә дә вакыт табалар.

Татар җырларына гашыйк булган артистларның хезмәтенә, концертлардагы чыгышларына югыры бәяне тамашачылар бирә. Алкышлар, җылы теләкләр, хакимият тарафыннан Рәхмәт хатларын алу-безгә стимул бирә..

“Иртеш моңнары” ансамбльнең җырчылары белән танылган җырчылар Фирдүс Тямаевның, Хәния Фәрхиның җырларын яратып тыңлыйбыз, җырлыйбыз.

-Авыл клубында оештырылган ансамбль 30 елдан артык сәхнәдә. Уңышларыгыз турында да сөйләп китсәгез иде.

-Быел “Иртеш моңнары” ансамбле Фәрзанә Зәнкиева җитәкчелегендә татар мәдәнияте көннәренә йомгак ясаганда икенче дәрәҗәле диплом белән бүләкләндек. Өлкә күләмендә узган бәйгеләрдә дә катнашып җиңүләр яуладык. Утыз елдан артык ансамбль коллективы тамашачыларны үзенең матур чыгышлары белән сөендерде. Концерт программаларыбызда ансамбль тамашачылар игътибарына татар халык, лирик һәм эстрада җырларын башкардылар, халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли-мәдәни үзенчәлеген, телен саклап калуда зур өлеш кертте. Беренче елларны без милли костюмнарны үзебез ала идек, соңгы елларны район хакимияте ярдәм күрсәтте. Яңадан-яңа җырлар башкарып, милли костюмнарыбызның матурлыгын күрсәтеп тамашачыларыбызны сөендереп торырга язсын.

“Иртеш моңнары” ансамбле репертуарны ничек сайлый?

-Татарлар җырлы, моңлы халык. Ансамбльдә җырлаучы һәркем үзенә ошаган җырны тәкъдим итә ала. Репетиция үткәрәбез, уңышлы сайланганы концертларда күренә. Тамашачылар җырны яратып тыңласа, репертуарыбызда яңа җыр туа. Яшь чакларда башкарган җырларны да, заманча җырларны да репертуарыбызга кертергә тырышабыз. Аларны яратып башкарабыз, тамашачыларыбыз да җылы кабул итә.

Киләчәккә планнарыгыз белән дә таныштырып китсәгез иде.

Иҗатыбыз, репертуарыбыз елдан-ел баесын, тамашачыларыбызны сөендерерлек кызыклы, эчтәлекле, матур концерт программасы белән киләчәктә дә концертларда, милли бәйрәмнәрдә катнашырга язсын. Өлкә күләмендә үткәрелгән милли бәйрәмнәрдә, концертларда тамашачылар залында яшьләр күпләп булсын иде.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Татар моңын, җырларын яраткан “Иртеш моңнары” ансамбле җырчыларына яңа иҗади үрләр яуларга язсын, ансамбльнең киләчәге нурлы, уңышлы булсын дигән теләктә калабыз.

Римма Умитбаева

Тубыл

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*