tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Йолдыз авылы турында: Татар халкы белән бергә авылны торгызачакбыз
Данис Шакиров Йолдыз авылы турында: Татар халкы белән бергә авылны торгызачакбыз

Данис Шакиров Йолдыз авылы турында: Татар халкы белән бергә авылны торгызачакбыз

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Йолдыз (Эчкен) авылы торгызылачак, диде. Ул авылда бу эшләрне алып барырлык татар лидерлары булуын әйтте

«Анда лидерлар: имам Әхмәдулла хәзрәт Хәбибуллин, Курган өлкәсенең татар конгрессы рәисе Марат Юнысов бар. Ул авыл бетмәячәк, сүнмәячәк. Татар халкы белән бергә бу авылны торгызачакбыз», – диде җитәкче һәм авылны торгызу буенча юл картасы ясарга кирәклеген әйтте.

Бөтендөнья татар конгрессы Эчкенгә җибәрергә дип төзелеш өчен кирәк-яраклар туплый.

«Хәзер инде гуманитар ярдәм белән бергә авылны торгызу мәсьәләсен күтәрәбез. 22 май көнне яңадан йөк машиналарын юллаячакбыз. Авыл халкы аерым исемлек бирә. Алар азык-төлек белән тәэмин ителгән. Аларга төзелеш материаллары, инструментлар, кораллар кирәк. Авылны торгызу, төзекләндерү өчен кирәк-яраклар һәм җиһазларны туплыйбыз», – дип сөйләде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Бөтендөнья татар конгрессы Курган өлкәсендә янгыннан каза күргән Йолдыз (Эчкен) авылына 20 тонна гуманитар ярдәм илтеп кайтты. Ул Татарстан районнарыннан кала, төбәкләрдән дә ярдәм килүен әйтте.

«Авыл халкы ярдәмне күз яшьләре белән каршы алды. Алар үзләре генә булмавын аңлады, бердәм татар милләтенең вәкиле булулары белән горурландылар», – диде ул.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*