tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Җәлил хәзрәт белән очрашты
Данис Шакиров Җәлил хәзрәт белән очрашты

Данис Шакиров Җәлил хәзрәт белән очрашты

Бүген, 4 сентябрь, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Татарстан Республикасының Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән эшлекле очрашу үткәрде. Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев та катнашты. 

Очрашу барышында алар дин, татар тормышында ислам дине турында фикер алыштылар. Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессының дини оешмалар белән эшчәнлеге турында сөйләде. Мәдрәсәләр белән хезмәттәшлек кирәклеге турында да искәртелде. Җәлил хәзрәт Бөтендөнья татар конгрессына дин турында китап бүләк итте.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*