tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти һәм башка хәзрәтләр хәйрия йөгерешендә катнашты
Мөфти һәм башка хәзрәтләр хәйрия йөгерешендә катнашты

Мөфти һәм башка хәзрәтләр хәйрия йөгерешендә катнашты

Сафәр аеның 18нче көнендә (3нче сентябрьдә), Татарстан  мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин  “Приют человека” проектының 5 еллыгына багышланган “Беги! Корми! Живи!” дип исемләнгән хәйрия йөгерешендә катнашты. Әлеге чара Яшел үзән шәһәренең “Маяк” спорт комплексында узды. Йөгерештә шулай ук Лаеш имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов һәм Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов та катнашты. Хәзрәтләр 5 чакрым араны йөгереп узды.

Ярыш кысаларында “Приют человека” проектыннан бушлай кайнар ризык тарату оештырылды. Шулай ук теләгән һәр кеше үзе белән кием алып килеп, мохтаҗларга тапшыра алды.

Йөгерешне “Меценаты” бизнес-берләшмәсе Яшел үзән районы хакимияте белән берлектә хәйрия эшчәнлеген популярлаштыру, яңа резидентлар җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм халыкны физик культура һәм спорт белән актив шөгыльләнүгә чакыру, массакүләм спортны үстерү, “Приют человека” проекты эшчәнлегенә игътибар җәлеп итү максатыннан уздырды.

Биш ел эчендә Татарстан буенча мохтаҗларга 1,5 млн порциядән артык кайнар ризык таратылган, 37 мең кеше төн кунган һәм кием алган. “Приют человека” пунктлары Казанда гына түгел, башка мөхтәсибәтләрдә дә имамнар ярдәме белән эшли.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*