tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмәсе оештырган кичәдә катнашты
Данис Шакиров “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмәсе оештырган кичәдә катнашты

Данис Шакиров “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмәсе оештырган кичәдә катнашты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров Түбән Кама шәһәрендә “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмәсе оештырган “Шушы җирдән, шушы туфрактан без” дигән кичәдә катнашты. Ул залга җыелучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Габделгаяз улы Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

“Җидегән чишмә” берләшмәсенең 40 елга якын тарихы бар. Шушы вакыт эчендә аның кысаларында гаҗәеп матур кичәләр оештырылды, анда күп кенә күренекле әдипләребез, сәнгать әһелләре катнашты. Бүген дә Түбән Кама шәһәренең Халык сәнгате йорты сәхнәсендә матур кичә уздырыла.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров  кичә барышында Түбән Кама шәһәрендәге актив милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатларын да тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*