tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәтнең “Чиста мәчет” проекты волонтерлары “Бишбалта» татар зиратында өмә ясады
Нәзарәтнең “Чиста мәчет” проекты волонтерлары “Бишбалта» татар зиратында өмә ясады

Нәзарәтнең “Чиста мәчет” проекты волонтерлары “Бишбалта» татар зиратында өмә ясады

24 аперль көнне Нәзарәтнең “Чиста мәчет” проекты волонтерлары Казанның “Бишбалта” мөселман зиратында өмә ясады. Алар корыган агачларны кисте, территорияне ботаклардан, чүптән арындырды.

Чара Коръән аятьләре уку һәм мәрхүмнәр рухына дога кылу белән тәмамланды.

Бишбалта бистәсендәге зират – Казан ханлыгы чорыннан калган борынгы каберлекләрнең берсе, ул XV гасыр чыганакларында ук искә алына. Биредә мәрхүмнәр 1950 нче елларга кадәр җирләнә. Узган гасырның 60 нчы елларында Куйбышев исемендәге сусаклагычны төзегән вакытта аның зур өлешен су баса. Калган территория әле озак вакыт ташландык хәлдә кала бирә. Күп кабер ташлары ватылган һәм зираттан чыгарылган. 2010 елдан шәһәрнең мөселман мәхәлләләре, татар иҗтимагый оешмалары тырышлыгы белән борынгы зиратны тәртипкә китерү эшләре башланып китә. Биредә даими рәвештә өмәләр уздырыла, борынгы зират койма белән уратып алына.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*