tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабугада «Мин татарча сөйләшәм» акциясе узды
Алабугада «Мин татарча сөйләшәм» акциясе узды

Алабугада «Мин татарча сөйләшәм» акциясе узды

Республика күләмендә зурлап үткәрелә торган акциядә 2нче мәктәп һәм 2нче гимназия укучылары, медицина училищесы студентлары, Үзәк китапханә китапханәчеләр һәм шәһәр халкы катнашты.

Акцияне Алабуга муниципаль районының татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Гүзәл Фатыйхова һәм «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының Алабугадагы иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльмира Әхмәтҗанова оештырды.

Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге бай эчтәлекле «Әдәбият —милләт елъязмасы», «Г. Тукай — шигъриятебез кояшы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итте. «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кызыклы бәйгеләргә бай иде. Әйтик, вакытка блиц-сорауларга дөрес җавап бирү, рус һәм инглиз теленнән кергән сүзләргә татар телендә алмаш эзләү, мәкальләрдә төшеп калган сүзләрне әйтү, татар милли ашларын, бәйрәмнәрен искә төшерү, әкият геройларын сүзсез уйнап күрсәтү. Шунысы сөенечле, яшьләр бик актив булды, катнашкан кеше бүләксез калмады.

Чыгышлар барышында Филүс Каһировның «Биеп кал», «Тунак-Тунак» җыры астындагы флешмоб җыелучыларны тагын да җанландырып җибәрде. Шулай ук «Туган тел» җыры җырланды.

Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы уздырган «Тукай төрле телләрдә яңгырый. Тукай звучит на разных языках» регионара акция кысаларында 2нче мәктәп укучылары Габдулла Тукай шигырьләрен укыды. Аларга дипломнар тапшырылды.

alabuganury.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*