tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Даруль-ифта» мөселман сall-үзәге 2020 елда халыктан ун мең мөрәҗәгать кабул итте
«Даруль-ифта» мөселман сall-үзәге 2020 елда халыктан ун мең мөрәҗәгать кабул итте

«Даруль-ифта» мөселман сall-үзәге 2020 елда халыктан ун мең мөрәҗәгать кабул итте

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Даруль-ифта» мөселман сall-үзәге шәригать белгечләре 2020 елда 10 000 сорауга җавап бирде. Мөрәҗәгатьләр Россиянең төрле почмакларыннан – Татарстан, Башкорстан республикаларыннан, Чиләбе, Омск, Оренбург өлкәләреннән, Мәскәүдән һ.б. төбәкләрдән килде. Әйтергә кирәк, быел сорауларга телефон аша телдән генә түгел, башка элемтә ысуллары белән дә җавап бирелде. Мисал өчен, белгечләр 4000-гә якын шалтырату кабул итсә, SMS-хәбәрләр, ватсап һәм электрон почта аша да язмача 6 000 аңлатма бирде. Үзәккә мөрәҗәгать итүчеләрне күбенсенчә намаз, ураза, зәкят, хаҗ, иман мәсьәләләре, ислам финанслары, төрле финанс продуктлары, челтәрле маркетинг, иминиятләштерү, бизнес алып бару, килешүләр төзү, никах, талак буенча сораулар кызыксындырды. Белгечләр халык белән социаль челтәрләрдә дә аралаша: ел дәвамында барлыгы 25 туры эфир үткәрелде.

Татарстан мөфтиятенең «Даруль-ифта» сall-үзәге ил күләмендә шалтыратулар эшкәртү буенча бушлай федераль номерлы бердәнбер мөселман үзәге булып кала бирә. Белгечләр бер айга уртача 830 шалтыратуга җавап бирергә өлгерә, бу исә бер көнгә якынча 37 мөрәҗәгатьне карау дигән сүз. Телефон консультациясенең уртача озынлыгы 2-3 минутны тәшкил итә.

«Даруль-ифта» – шәригатьнең теге яки бу мәсьәләләре буенча халыкка консультацияләр бирү өчен Татарстан мөфтияте тарафыннан махсус булдырылган күпканаллы call-үзәк. Теләге булган һәркем эш көннәрендә сәгать 10.00нан 16.00га кадәр 8 800 222 7667 номерына шалтыратып, үзен борчыган сорауларга җавап алырга мөмкин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*