tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дәртле чаклар бар иде!.. Киң урамнар тар иде…
Дәртле чаклар бар иде!.. Киң урамнар тар иде…

Дәртле чаклар бар иде!.. Киң урамнар тар иде…

“Киң урамнар тар иде!” Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары шул исемдәге спектакльне чыгару өстендә эшли. Н.Асанбаевның пьесасы (Фәнил Әсәнов белән автордашлыкта) буенча чагу музыкаль комедияне режиссер Зиннур Сөләйманов куя. Спектакль халык язучысының 100 еллыгына багышлана.

Сәхнә әсәрен әзерләүдә рәссам Полина Емельянова, костюмнар буенча рәссам Наталья Степанова, композитор Урал Мөхәммәдьяров, балетмейстер Рәмизә Мөхәммәтшина, хормейстер Афәрим Акчурин көч сала, сәхнә уты куючы Марины Запотылок. Җырлар өчен текстларны шагыйрә Ләйсән Якупова язган.

Вакыйгалар совет чоры авылында бара. Тамашачы күңеле белән узган гасырның 60нчы елларына кайтачак. Ихлас мөнәсәбәтләр, чын хисләр булган чор… Авыл кичләре , гармун белән җырлаулар, чиста күктә йолдызлар һәм беренче мәхәббәт… Менә шушы үз җае белән яшәп килгән авылга шәһәрдән “өр-яңа”, модалы клуб хезмәткәрләре килеп төшә һәм гадәтләнгән тормыш агышы кискен үзгәрә. Авылның талгын яшәеше шәһәр ыгы-зыгысы белән бутала һәм барысы бергә кушылып, яңа ритмга салына. Хәтерләсәгез – яшьләргә “күк тә, җир дә аз” чак бу! Ә ул чорны хәтерләмисез икән, бигрәк тә, килеп карарга, күрергә һәм бу вакытның нинди матур булганын аңларга тиешсез!

Спектакльдә катнашалар: Гөлназ Биктимерова, Эльвира Бигалиева, Илгизә Муллабаева, Айнур Баянов, Руслан Хисаметдинов, Вилдан Мисбахов, Айдар Хөснетдинов, Чулпан Раянова, Башкортстанның атказанган артисты Альберт Шәрәфетдинов белән Эльмир Газизуллин.

Премьера 16-17 июньдә узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*