tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дагыстанда Мөхәммәд пәйгамбәрнең сәхабәләре җирләнгән зират кабат ачылган
Дагыстанда Мөхәммәд пәйгамбәрнең сәхабәләре җирләнгән зират кабат ачылган

Дагыстанда Мөхәммәд пәйгамбәрнең сәхабәләре җирләнгән зират кабат ачылган

Дагыстанның Дербент шәһәрендә масштаблы реконструкция эшләре үткәргәннән соң Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) сәхабәләре (көрәштәшләре) җирләнгән «Кырхляр» зиратының рәсми ачылышы булган.

Россия мөселманнары Дини җыены үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада Дагыстан Республикасы Мөфтиятенең Көньяк Дагыстандагы вәкаләтле вәкиле Хөсәен Гаджиев, Дагыстанның Дәүләт секретаре Хизри Абакаров, сенатор Сөләйман Кәримовның хәләл җефете Фирүзә Кәримова, Дербент башлыгы Рөстәмбәк Пирмагомедов, шәһәр имамнары советы рәисе Абдула Маликов, җәмәгать һәм дин эшлеклеләре катнашкан.

Ачылыш тантанасыннан соң чарада катнашучылар 40 сәхабәнең каберен зиярәт кылган.

«Кырхляр» зираты территориясен тәртипкә китерү эшләре 2020 елда башланган иде. Әлеге максатларга Россия эшкуары һәм меценаты Сөләйман Кәримов 88,5 миллион сумнан артык акча бүлеп биргән.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*