tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульянда “Ел гаиләсе” бәйгесендә җиңүче парларны хөрмәтләделәр
Ульянда “Ел гаиләсе” бәйгесендә җиңүче парларны хөрмәтләделәр

Ульянда “Ел гаиләсе” бәйгесендә җиңүче парларны хөрмәтләделәр

Өлкә Хөкүмәтендә “Ел гаиләсе” конкурсында җиңүче бәхетле парларны хөрмәтләү тантанасы узды.

“Сез – чын, дус-тату, ныклы һәм бер-берсен яратучы, хөрмәт итүче гаиләләр үрнәге. Үз чиратыбызда, без балалары булган гаиләләргә, күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Яңа гына никахлашкан парларга, гаилә бизнесын башлап җибәрүчеләргә дә игътибар бирәбез”, – диде өлкә Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алексей Русских, тантанада катнашучыларны сәламләп.

Өлкәнең гаилә, демография сәясәте һәм социаль иминлек министры вазыйфаларын башкаручы Наталья Исаева әйтүенчә, конкурста җиңүчеләргә 50 мең сумлык акчалата сертификатлар тапшырылган.

Мәртәбәле бәйгенең төрле номинацияләрендә җиңү бәхетенә ирешүчеләр арасында татар гаиләләре дә бар. Барыш районы Калда авылыннан педагогик хезмәт ветераннары Абдрахман Али улы һәм Маисә Измаил кызы Таировлар “Алтын гаилә” (“Золотая семья”) номинациясендә җиңүче итеп танылды. Ә Николаевка районы Зур Чирекле авылыннан Илшат Рәшит улы белән Мәрьям Рәшит кызы Куликовларга “Күп балалы гаилә” номинациясендә тиңнәр табылмады. Мәләкәс районы Мөси авылыннан Мингәрәй Мәхмүт улы белән Гөлнәфис Галимҗан кызы Сахабутдиновлар “Традицияләрне саклаучы гаилә” номинациясендә үзләрен сынап карады һәм диплом белән бүләкләнде.

“Шундый мәртәбәле һәм дәрәҗәле конкурста катнаша алуыбызга чиксез шатмын. Без гаиләбезнең еллар дәвамында барлыкка килгән, буыннан-буынга күчкән күркәм милли һәм дини йолаларын, гореф-гадәтләрен күрсәттек. Әлеге искиткеч бай рухи мирасны тагын да арттырырга һәм бала-оныкларыбызга тапшырып калдырырга тиешбез”,- ди Гөлнәфис Сахабутдинова.

Шушы көннәрдә генә Ульяновск районыннан сөенечле хәбәр алдык. Күп балалы Басыровлар гаиләсе “Успешная семья Приволжья” конкурсының муниципаль этабында почетлы 2 нче урынны яулаган. Әлеге бәйге Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле аппараты ярдәмендә үткәрелә һәм җәмгыятьтә гаиләгә уңай караш тәрбияләүгә, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен пропагандалауга юнәлдерелгән.

Чардаклы районында да үрнәк татар гаиләләре шактый. Руслан Раил улы белән Регина Фәнис кызы Гафуровлар әнә шундыйлардан. Алар ике бала – 6 яшьлек Кәрим белән 1 яшьлек Самираны тәрбияләп үстерәләр. Әлеге гаилә барлык иҗади конкурсларда да актив катнаша. Узган елда Кәрим “Вундеркинд-2020” бәйгесендә җиңүче итеп танылган. Ә быел “Жар-птица России” халыкара фестиваль-конкурсында 2 нче дәрәҗәле лауреат исеменә лаек табылган. Гафуровлар – дус-тату һәм бәхетле гаилә, авыр вакытта алар бер-берсенә таяналар, ярдәм итәләр. Буш вакытларын интеллектуаль уеннар белән мавыгып һәм милли ризыклар белән чәй эчеп үткәрәләр. Шулай ук Россия шәһәрләре буйлап сәяхәттә йөрергә яраталар.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*