tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дәүләт Советы депутатлары Кама Тамагы районында Туфан Миңнуллинның музей-утарында булды
Дәүләт Советы депутатлары Кама Тамагы районында Туфан Миңнуллинның музей-утарында булды

Дәүләт Советы депутатлары Кама Тамагы районында Туфан Миңнуллинның музей-утарында булды

Кичә Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Марат Әхмәтов һәм Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм республика парламенты депутатлары Кама Тамагы районында булдылар, татар драматургиясе классигы, ТАССР Югары Советы һәм 1-4 чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллинның Олы Мәрәтхуҗа авылындагы музей-утарын карадылар, район үзгендәге паркта куелган бюстка чәчәкләр салдылар. Депутатларның эш сәфәре халык язучысы һәм җәмәгать эшлеклесенең туган көненә багышланган чаралар кысаларында узды.

Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вазыхов белән бергә парламентарийлар Олы Мәрәтхуҗа авылындагы музей-утарда экспонатлар, күпсанлы фотодокументлар, Туфан Миңнуллинның шәхси әйберләре белән таныштылар, Туфан Миңнуллинның депутатлык чоры турындагы истәлекләре белән дә уртаклаштылар.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Туфан Миңнуллинның исеме мәңгегә республика тарихына язылуы турында сөйләде. “Безнең уртак бурычыбыз – халыкның күренекле вәкилләренең исемнәрен хәтердә саклау, – диде ул. – Туфан Миңнуллин калдырган бай әдәби мирасны без татарстанлыларның киләчәк буыннарына тапшырырга тиеш. Ул актив җәмәгать эшлеклесе, чыннан да, халык депутаты, үз республикасының, үз халкының мәнфәгатьләрен кыю яклый торган кеше иде».

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Туфан Миңнуллинның халыкчанлыгын искә төшерде. “Ул хәтта депутат тормышында да халык рухын, халык зирәклеген чын гәүдәләндерүче булып калды, – диде парламентарий. – «Закон нигезендәме, әллә намус белән хөкем итәрсезме?» – дип сорарга ярата иде ул булачак судьялардан.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы Марат Галиев сүзләренә караганда, Дәүләт Советының беренче чакырылышларында Туфан Миңнуллин ул җитәкләгән комитет әгъзасы булган. “Хәтерлим, һәр елны апрель һәм май айларында ул бирегә, Мәрәхуҗага китә дә үзенең үлемсез драмаларын иҗат итә иде”, – дип сөйләде Марат Галиев.

Язучының туган авылында депутатлар “Туфан чишмәсе” чишмәсен дә карап чыктылар.

Кама Тамагы поселогында Туфан Миңнуллин музее драматург үлгән елда ачылган иде. Биредә аның шәхси әйберләре, документлары, бүләкләре үзенең даими урынын тапкан. Район үзәгендә атаклы якташ бюсты урнаштырылган зур парк та бар. Республика парламенты депутатлары музейда булдылар һәм язучының һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

gossov.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*