tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Димитровград шәһәрендә мөселман хатын-кызларының роле турында сөйләштеләр
Димитровград шәһәрендә мөселман хатын-кызларының роле турында сөйләштеләр

Димитровград шәһәрендә мөселман хатын-кызларының роле турында сөйләштеләр

Димитровград шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчете мәхәлләсе мөселман хатын-кызлар форумы оештырды. Ул Идел буе Болгардәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга һәм җәмгыятьтә мөселман хатын-кызларның роле темасына багышланган иде.

Форумда шәһәр җитәкчелеге, Россия мөселман хатын-кызлар союзы җитәкчесе Наилә Җиһаншина, Бөтендөнья «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы вәкилләре, өлкә региональ диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдар хаҗи Сафиуллин, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, Казанның Россия Ислам университеты мөгаллимнәре катнашты. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Очрашуда халыкны рухи-әхлакый тәрбияләү, дини белем бирү, традицион исламны җәелдерү мәсьәләләре каралды. Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина бәйрәмне халыкчан мөнәҗәтләре белән бизәде.

Форумда катнашучылар әлеге күркәм чараны оештырганы өчен Димитровград шәһәренең Җәмигъ мәчете имамы Ильяс хәзрәт Мөхетдиновка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*