tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Димитровградта Сабантуй бәйрәме
Димитровградта Сабантуй бәйрәме

Димитровградта Сабантуй бәйрәме

Димитровград шәһәренең Западный паркында Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Татар милли-мәдәни автономиясе, татар бизнесменнары, Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәп коллективы, шәһәрнең мәдәният идарәсе тырышлыгы белән оештырылган бәйрәмдә меңләгән милләттәшебез катнашты.

Шәһәр башлыгы Богдан Павленко үзенең чыгышында татар милли-мәдәни автономиясенә һәм тантананы үткәрүдә ярдәм итүчеләргә, шул исәптән Татарстанның Аксубай районы вәкилләренә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Димитровград һәм Аксубай районы бер-берсенә карата яхшы мөнәсәбәттә тора, үзара ярдәмләшүгә әзер, диде ул.

“Сезнең төбәктә булу безнең өчен бик тә күңелле. Димитровград каласының елдан-ел үсә, ямьләнә баруын, юллар салынуын күрәбез. Шушы еллар эчендә икътисад, мәдәният, мәгариф тармагында тыгыз элемтәләр ныгыды. Шәһәрдә күпьеллык милли йолалар саклана, үз халкын, үз мәдәниятләрен данлый”,- диде Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның милли Сабан туе белән бәйрәм котлавын җиткерде һәм дуслык билгесе итеп Сабан туе хуҗаларына район исеменнән бүләкләр тапшырды.

Димитровград шәһәре татар автономиясе рәисе Фәнис Заббаров традицион милли бәйрәмне оештыруда һәрьяклап булышлык күрсәткән өчен шәһәр администрациясенә, Аксубай районы җитәкчеләренә рәхмәтләрен юллады.

Бәйрәмне тантаналы рәвештә ачканнан соң, Димитровград шәһәре һәм Аксубай районы үзешчән сәнгать осталарының концерт программасы, татарча көрәш, милли уеннар һәм төрле бәйге-конкурслар башланып китте.

http://emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*