tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәннүр хәзрәт Казыймов: Телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне популярлаштыру темасына җитди карарга тиешбез
Фәннүр хәзрәт Казыймов: Телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне популярлаштыру темасына җитди карарга тиешбез

Фәннүр хәзрәт Казыймов: Телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне популярлаштыру темасына җитди карарга тиешбез

Казанда узган “Милли тормыш һәм дин” XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында илебезнең 73 төбәгеннән 1200 дин әһелләре катнашты. Тубылның тарихи мәчетеннән Фәннүр хәзрәт Казыймов әлеге тантанада булып кайтты.

“Форумда Тубыл шәһәреннән алты делегат булдык. Безнең делегацияне җитәкләүче тәҗрибәле имамыбыз Ибраһим хәзрәт Суховка рәхмәтлебез. Чараның рәсми ачылышы “Казан ярминкәсе” үзәгендә Корьән аятьләре белән башланганнан соң форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде һәм форумның программасы белән таныштырды. Аннары делегатларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләп, пәйгамбәребезнең сүзләрен искә алып, динебез, кыйблабыз, милләтебез бер диде. Ул төрле төбәкләрдән мөселманнарны җыйган оештыручыларга, Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтләрен белдерде.

Без “Ислам нуры” күргәзмәсен, ”Хозур” нәшрияты тарафыннан дөнья күргән яңа китаплар карадык. Стендларда Коръәнне өйрәнү, мирасыбызны, телебезне, гореф гадәтләребезне саклау, барлау турында язмалар булды. Дискуссион мәйданчыкларда эшләү, фикер алышу да кызыклы һәм файдалы үтте. Мине “Интернет челтәрендә милли һәм дини тормышны яктырту мәсъәләләре” тема кызыксындырды. Дини яңалыкларыбызны без инстаграммда эләбез. Алар барысы да Россия Федерациясе Законы кысаларында булырга тиеш. Телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне популярлаштыру темасына җитди карарга тиешбез”, – диде Фәннүр хәзрәт.

Форум кысаларында меңгә якын делегатлар изге Болгарда булды. Биредә алар киләсе елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан әзерлек барганы, вакыйганы югары дәрәҗәдә үткәрү турында сөйләделәр.

“Минем өчен монда барган вакыйгалар, тарихи күренешләр, яңгыраган җырлар дулкынландыргыч булды, йөрәкләргә үтеп керде, күңелемдә онытылмаслык якты, җылы хисләр уятты. Рухи яктан баеп, халкым белән горурланып кайттым. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов илебез Президенты Владимир Путинга Болгарстанда ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулганын үткәрүне хуплаганын, бәйрәмне югары дәрәҗәдә үткәрү кирәклеген әйтте. Ул диннәр арасындагы татулыкны саклау, ныгыту турында сөйләде. Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевны, Россиянең Югары мөфтие, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдинне, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинны һәм бик күп күренекле дин вәкилләрен тыңладык, бергәләп намазга бастык”, – дип әйтте Фәннүр хәзрәт.

Татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен, динен саклап калуда башкарган эшләре өчен Фәннүр хәзрәт Казыймов Казаннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Рәхмәт хаты белән бүләкләнеп кайтты. Фәннүр хәзрәтне котлап киләчәктә дә җаваплы, изге эшләрендә уңышлар телибез.

Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*