tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Диния нәзарәте «Әхмәт ибн Фадланның сәяхәте» китабы буенча бәйге игълан итә
Диния нәзарәте «Әхмәт ибн Фадланның сәяхәте» китабы буенча бәйге игълан итә

Диния нәзарәте «Әхмәт ибн Фадланның сәяхәте» китабы буенча бәйге игълан итә

ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрият йорты «Әхмәт ибн Фадланның Итил елгасына сәяхәте» китабы буена бәйге игълан итә.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, китапны халык арасында популярлаштыру өчен уздырыла торган конкурсның төп шарты – аны тулысынча укып чыгу һәм аның аерым эпизодларын истә калдыру. Китапның эчтәлеген иң яхшы белүчеләр сайлап алу туры һәм финал нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.

Ике турда да катнашучылар китап турында тест рәвешендәге 50 сорауга җавап бирәчәк. Бәйгенең төп призы – тауда йөрүче велосипед. Икенче урын яулаучы робот-пылесос алачак, өченче урын өчен электр самокаты каралган. Оештыручылар бәйгедә катнашучыларга китапны электрон версиядә уку мөмкинлеген тудыра.

Конкурста һәркем катнаша ала. Сайлап алу туры 17 сентябрьдә Казан шәһәрендә узачак. Финалга иң күп балл җыйган катнашучылар узачак. Финал 22 октябрьдә Казан шәһәрендә узачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*