tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дипломатиядә татар теле дә ярдәм итә
Дипломатиядә  татар теле дә ярдәм итә

Дипломатиядә татар теле дә ярдәм итә

Бу куандыргыч күренеш  Берләшкән шәһәрләрнең һәм җирле үзидарәләрнең Бөтендөнья  оешмасында күп еллар эшләүче, 4-5 чит тел белүче Расих Сәгыйтовның  хезмәтенә дә бәйле. Ул татар авылында туып үскән, татар мәктәбендә укыган.  Расих Кадим улы соңгы ике дистә ел дәвамында Казан шәһәре мэрының ярдәмчесе булып тора,  2004 елдан башлап шәһәрләренең җирле үзидарәләрнең Бөтен дөнья оешмасында җаваплы вазифалар башкара.

Бу көннәрдә Расих Сәгыйтов юбилей бәйрәм итә ала.  Ул 1962 нче елның 26 февралендә Татарстанның Балтач районнында туган, Горький шәһәрендә чит телләр институтын тәмамлаган,  комсомол райкомының беренче секретаре була,  Татарстанның  “Мәгариф” атналык газетасында, “Ватан” җәмгыятенең латин әлифбасында чыгучы  “Дөнья” газетасында, Казан  мэриясендә эшли.

ОГВМ (шәһәрләр һәм җирле үзидарәләр бөтендөнья оешмасы) Президенты булып Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның сайлануына һәм бу вазыйфаны башкаруына  Расих Сәгыйтовның да хезмәте кергән  Шул ук вкытта ул бу оешманың Евразия бүлеге эшләрен алып барырга өлгерә. Әлеге оешманың Казанда  Миславский  урамы 8 йортында (шагыйрь Фатих Кәрим яшәгән йорт) урнашкан секретариаты хезмәткәрләре барлык эш кәгазьләрен һәм рәсми аралашуны татар, рус һәм инглиз телендә алып баралар.

Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья” студиясе татар, рус, француз, инглиз, гарәп, төрек  телләрендә иркен сөйләшүче коллегабыз Расих Сәгыйтовны 26 февральдә тутырган 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлый! Яшьләргә үрнәк күрсәтеп, туган телне зурлап, халыкара эшләрне уңышлы алып барырга насип булсын!

Расих әфәнде эш сәфәреннән кайтканнан  соң дипломатиядә чит телләр белән беррәттән татар телен куллану турында татар конгрессының интернет порталына интервью бирәчәк. Аның турында “Татар-информ” агентлыгы  чыгарган язманы түбәндәге сылтамадан укый   аласыз:

https://www.tatar-inform.ru/news/rasix-sagitov-kazan-naxoditsya-v-odnom-spiske-s-globalnymi-gorodami-mira-5855715

Видео карау өчен сылтама:

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*