tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дөньякүләм “Татарча диктант” акциясендә быел 1 023 738 кеше катнашты
Дөньякүләм “Татарча диктант” акциясендә быел 1 023 738 кеше катнашты

Дөньякүләм “Татарча диктант” акциясендә быел 1 023 738 кеше катнашты

Акциянең рәсми сайты чыганагыннан алынган мәгълүмат буенча, быел дөнья буйлап 5 меңгә якын диктант мәйданчыгы оештырылды, шуның 2 меңнән артыгы Татарстан Республикасында.

Ел саен Акциянең географиясе киңәя бара. 34 катнашучы чит ил арасында беренче тапкыр Согыд Гәрабстаны, Нидерланды, Таҗикстан, Румыния һәм Ливан дәүләтләре кушылды. Диктант Россия Федерациясе күләмендә 71 төбәк катнашында узды.

Казан Идел буе (Федераль) университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының тел белгечләре тарафыннан  диктант текстлары күренекле татар авторлары Гомәр Бәширов(1901-1999) һәм Ибраһим Сәләхов  әсәрләреннән (1911-1998) сайланды.

  • Максаты – татар әдәби телен куллануга һәм татарча дөрес язуга игътибарны арттыру;  туган телебездә камил сөйләшү һәм язуның үзебез өчен мөһимлеген аңлау, шуңа бәйле рәвештә, язу кагыйдәләрен искә төшерү, туган телебездә орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча, грамоталы язарга омтылу,  үзебезнең нинди хаталар җибәрүебезне аңлап, аларны киләчәктә булдырмаска тырышу. Акция үзенең татарча язу дәрәҗәсен тикшереп карарга теләгән һәм туган теленең язмышына битараф булмаган замандашларыбыз өчен булдырылды.

Быел тагын да киңрәк аудиторияне җәлеп итү максатыннан, диктант 3 көн дәвамында барды, һәрбер теләгән кеше 10-12 сентябрь көннәрендә ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканаллары аша мөстәкыйль рәвештә диктант язуда катнаша алды. Туры эфирда диктант язуда Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, БТК Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» ААҖ генераль директоры И.Ю. Әминов, танылган җырчы Илсөя Бәдретдинова, татар милли көрәше буенча атказанган спорт остасы Раил Нургалиев кебек шәхесләр катнашты.

  • Акция – барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла торган диктант. Яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм кызыксынулары нинди булуга карамастан, чарада һәр кеше катнаша ала. Оештырылган мәйданчыкларга блогерлар, танылган шәхесләр, дәүләт эшлеклеләре, иҗтимгый оешмалар һәм иҗади берләшмәләр вәкилләре чакырулы.

Шулай ук, быелгы диктант концепциясе татар язуы тарихына багышланды. Еллар дәвамында татар әлифбасы 3 тапкыр алышынган – рун, гарәп, латин. Казан шәһәрендә катнашучылар өчен диктантның төп мәйданчыгында Айзат Минһаҗи (каллиграф, рәссам) тәкъдиме белән “Имла” татар язмасы күргәзмәсе оештырылды.

“Ил күләмендә көтелгән җанисәп алу кебек мөһим вакыйгалар алдыннан дөнья күләмендә халкыбызны берләштерә алырлык чаралар аеруча кирәк. Милләттәшләребездә бердәмлек хисен арттыру белән бер үк вакытта, мондый акцияләрнең Республикабыз дәрәҗәсен үстерүдә дә роле бик зур,”  – дип хәбәр итә акциянең төп оештыручысы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова.

  • Акцияне оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Казан (Идел буе) Федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы.

Искәрмә: Акцияне уздырганнан соң, мәйданчыкны оештыручы http://diktant.tatar/ сайттагы шәхси кабинетына кереп, билгеләрне урнаштыра.

Диктант нәтиҗәләре Акция уздырылганнан соң 30 көннән дә соңламый сайтка эленергә тиеш. Димәк, агымдагы елның 10 октябреннән башлап,  http://diktant.tatar/ сайтына кереп, “Билгем нинди” төмәсенә басканнан соң, үзегез язган бланктагы код сүз белән һәм исем-фамилия буенча белеп була.

Катнашучылар һәм диктант мәйданчыгын оештыручы булып теркәлгәннәр өчен сертификатлар йөкләү шулай ук әлеге күрсәтелгән сайтта каралган.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*