tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе концерт сезонын ача
«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе концерт сезонын ача

«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе концерт сезонын ача

«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе тамашачылар өчен үз ишекләрен ача. Сезон яңалыгы – «Беренче концерт – хыялга ышан» музыкаль программасы. Чара 29 сентябрьдә узачак.

«Без тәкъдим иткән номерлар матур гына түгел. Алар бер фикергә  берләшкән – хыяллар чынга аша, иң мөһиме аларга ышану, шуннан иң көтелгән теләкләр дә чынга ашыр», – дип сөйләде концерт концепциясе турында фестивальнең башкарма директоры Наталья Смирнова.

Ул тамашачыларга төрле жанрдагы программа тәкъдим ителәчәген, программаның үз эченә җыр һәм биюләрне генә түгел, ә әдәбият һәм театрны да алачагын билгеләп үтте.

Арт-резиденция кунаклары агымдагы елның җәендә арт-резиденциягә җыелган труппа артистлары әзерләгән иҗади номерларны бәяләячәк. Концерт программасының бизәге булып «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтендә тәрбияләнүчеләр торачак, алар җыр һәм бию аша дөнья халыкларының матурлыгын һәм төрлелеген күрсәтәчәк. Концертка шулай ук ГИТИС, Казан мәдәният институты һәм Казан консерваториясе студентлары һәм аны тәмамлаучылар да кушылачак.

Керү чакыру билетлары буенча ирекле.

Алда арт-резиденцияне бай эчтәлекле сезон көтә. Якын арада ике концерт оештырылачак, алар «Пушкин картасы» программасы буенча тәкъдим ителгән чаралар исемлегенә керәчәк. Шулай ук театр диварларында ХХ гасыр поэзия кичәсе һәм патриотизм темасына багышланган музыкаль кичә узачак.

Лопе де Вега пьесасы буенча куелган «Хәйләкәр гашыйк» спектакле премьерасы белән башланачак театр сезоны башлануга да актив әзерлек бара. Исегезгә төшерәбез, комедиянең спектакль эшенә режиссер Александр Туманов алынган иде. Ул Татарстан тамашачысына Гильерме Фигейредоның «Төлке һәм виноград» пьесасы буенча куелган спектакль белән таныш инде.

Беренче куелыштан соң, арт-резиденциянең театр бүлекчәсе тарафыннан татар шагыйре һәм язучы Хәсән Туфан турында спектакль куелачак. Яңа спектакль татар шагыйренең бөтен тормыш юлын колачлар дип көтелә, ә тарих үзе татар иҗатчысының үз Ватанына, халкына, каләмдәшләренә, балаларына, ә иң мөһиме – хатыны Луиза Сәлиәскәровага карата бөтен мәхәббәте аша сөйләнәчәк. Хәзер пьесаны язу буенча актив эш алып барыла.

«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе — Татарстанда сәхнә практикаларының беренче кластеры, ул иҗади концерт, сәхнә, шулай ук аудио – һәм видеопродуктлар чыгара.

minmol.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*