tatruen
Баш бит / Слайдер / Камил хәзрәт Сәмигуллин “Милләт Җыены”ның пленар утырышында катнашты
Камил хәзрәт Сәмигуллин “Милләт Җыены”ның пленар утырышында катнашты

Камил хәзрәт Сәмигуллин “Милләт Җыены”ның пленар утырышында катнашты

24 сентябрьдә, Казанда Г.Камал исемендәге дәүләт академия театры бинасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә “Милләт Җыены”ның пленар утырышы узды. Анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин,  мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Русиянең югары мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөселманнарының Дини җыены резиденциясендә Мәскәү һәм “Мәскәү мөфтияте” Үзәк төбәге, Чувашстан Республикасы мөфтие, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы  Әлбир Крганов һ.б. катнашты. Милләт җыенын Бөтендөнья татар конгрессы оештырды. Барлыгы “Милләт Җыены”на Татарстан Республикасыннан һәм шулай ук Россиянең 70 төбәгеннән 500 милләттәшебез чакырулы иде. Алар арасында – күпсанлы дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, Россия һәм чит илләрдәге йөзләрчә татар иҗтимагый оешмаларының җитәкчеләре, татар дин әһелләре вәкилләре, татар интеллигенциясе, татар яшьләре, татар матбугаты вәкилләре катнашты.

Сүз нигездә татар милләтен, татар телен саклау, милли мәгарифне үстерү, Бөтенроссия халык санын алуда катнашу, татар булып язылу мәсьәләләре турында барды. Анда катнашучылар тарафыннан татар милләтен, динен һәм телен саклап калуда дин әһелләренең дә зур өлеш кертү билгеләп үтелде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында милли мәсьәләләрне хәл итүдә төбәкләрдәге милләттәшләребезнең ярдәме зур булуын, һәрвакыт аларга таянуларын әйтеп, моның өчен олы рәхмәтен белдерде. Бөтенроссия халык санын алу мәсьәләләрендә дә урыннардагы милләттәшләребезнең ярдәменә өмет баглауларын әйтте, аларга ышаныч белдерде.

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да журналистларның Бөтенроссия халык санын алуга кагылышлы сорауларына җавап биреп, татар булып язылырга чакырды. “Безнең милләтебез – бик данлыклы. Мәсәлән, Казанда инкыйлабка кадәр мөселман дөньясындагы беренче басма Коръән, дини-фәнни темаларга меңләгән китаплар чыккан. Танылган татар дин галиме Мөхәммәд Мурат Рәмзи Мәккәгә кадәр барып җитеп мөгаллимлек иткән. Габдеррәшит Ибраһимов, Япониягә китеп, беренче мәчет төзетә. Мәрҗани хәзрәтебез, Галимҗан Баруди – шулай ук дөньякүләм танылган шәхесләр! Татар халкы гомергә китаплы, гыйлемле булган. Раббыбыз безне татар итеп яралтты, бар итте. Моның белән горурланырга кирәк. Бездән сорасалар, бөтен дөньяга кычкырып, оялмыйча: “Без – татарлар дип”, – дип әйтергә кирәк. Безнең саныбыз күбрәк булган саен, тавышыбыз да ныграк булачак. Шуңа күрә, һичшиксез, перепись вакытында татарларга татар булып язылырга кирәк, җәмәгать”, – диде мөфти хәзрәтләре.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*