tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәт «Яшь килен» проектында катнашырга чакыра
Нәзарәт «Яшь килен» проектында катнашырга чакыра

Нәзарәт «Яшь килен» проектында катнашырга чакыра

ТР мөселманнары Диния нәзарәте гүзәл затларның күпсанлы үтенече буенча, мөселман яшьләре арасында популярлык казанган «Яшь килен» проектының яңа сезонын башлый. Анда Казан кызлары гына түгел, Россиянең башка районнары һәм төбәкләре вәкилләре дә катнашырга теләк белдерде. Шуңа күрә проект оффлайнда гына түгел, онлайн форматында да үткәреләчәк.

Оффлайн-курслар 2021 елның 12 октябрендә башланып китәчәк һәм сишәмбе көнне кичке сәгать җиденче яртыдан тугызынчы яртыга кадәр (18:30дан 20:30га кадәр) барачак. Курсларга шушы сылтама аша язылырга мөмкин.

Курс программасына түбәндәгеләр кергән: 
5 видео-дәрес: танышу (хитба), никахлар, хокук һәм бурычлар, никах килешүе, талак;
5 тикшерү тестлары;
7 дәрес: хатын-кызлар гаурәте һәм татарларда хиҗаб. Ир белән хатын арасындагы хокуклар һәм туганнар белән мөнәсәбәтләр турында. Хатын-кызлар физиологиясе һәм Исламда контрацепция мәсьәләләре;
3 дәрес: психолог, сексолог, Хәнәфи мәзхәбендә остаз;
2 марафон: сөннәт буенча йорт хуҗалыгын алып бару һәм эмоциональ интеллект;
Телеграмда гаилә һәм мәхәббәт турында аятьләр, хәдисләр, цитаталар, риваятьләр тупланган канал;
Инстаграмда турыдан-туры эфирлар өчен ябык канал һ. б.

Моннан тыш, курсларда катнашучыларны бүләкләр һәм 5 күчтәнәч-очрашу көтә. Мөслимәләр татар гореф-гадәтләре турында сөйләшәчәк, кинозалга һәм фотосессиягә барачак, әниләр белән очрашачак һәм ябылу тантанасында катнашачак (алдагы курсларда кызлар атларда йөрде, батут паркында булды һәм табигатьтә очрашты). Оештыру чыгымнары 2000 сумга төшә.

Онлайн-курслар да 2021 елның 12 октябрендә башлана. Онлайн һәм оффлайн курсларның программасы охшаш: очрашулар һәм дәресләр вакытында Инстаграмм социаль челтәрендә ябык каналда турыдан-туры эфирлар барачак. Оештыру чыгымнары 500 сумга төшә.

Курсларда 18 яшь тулган  һәм өлкәнрәк мөслимәләр катнаша ала. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 237-86-18 (эш көннәрендә 09:00 дән 17:00 гә кадәр).

Белешмә. 
«Яшь килен» мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан гамәлгә ашырыла. Шәригать һәм татар милли гореф-гадәтләр күзлегеннән чыгып, никах темасының төрле мәсьәләләренә багышлана. Очрашуларда, видеодәресләрдә булачак һәм хәзерге яшь киленнәргә милли традицияләр, никахның дини һәм хокукый яклары, хатын һәм ирнең бурычлары һәм хокуклары, мәһер һәм никах килешүе, хатын-кыз һәм ир-ат психологиясе кебек мәсьәләләр турында сөйләнә. Моннан тыш, мөслимәләр милли ашлар әзерләргә, бала карарга, кунакларны каршыларга өйрәнә ала. Спикерлар булып психологлар, юристлар, табиблар, галимнәр чакырыла.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*